Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Картаерга ашыкмыйбыз

    Тубылгы Тау авыл мәдәният йорты һәрвакыт шау-гөр килеп торды.

    Егет вакытымда да, өйләнгәч тә мин иҗат казанында кайнадым, спектакльләр белән күрше Акъяр, Әдәмсә, Чаллы Башы, Шахмай авылларына йөри идек. Ул вакыттагы иҗатташларымның күбесе мәрхүм инде. Ул чорда клуб мөдире булып Фәһимә Кыямова, Рәйсә Хамәтхановалар эшләде. Чаралардан мәктәп укучылары һәм укытучылар да читтә калмады. Мәдәният йортын Рәйхан Әхмәтова җитәкләгәндә "Ак калфак" фольклор ансамбле оешты. Ул һәрбер бәйрәмдә, иҗат отчетында актив катнашты. 2010 елда мәдәният йортына Айгөл Вафина мөдир итеп билгеләнгәч, "Ак калфак" ансамбленең эшчәнлеге тагын да җанлана төште. Район һәм республика бәйгеләрендә зур дәрәҗәләргә ирешеп, бик күп Рәхмәт хатларына ия булдылар. Ансамбльнең иң олы яшьтәге әгъзасы Рәшидә Мөбәракшина ансамбльнең гимнын иҗат итте. Шуның өчен ул район мәдәният бүлеге тарафыннан бүләк һәм беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Район башлыгы В.М. Козлов Рәшидә Фәретдин кызын мәдәният тормышында актив катнашкан өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ансамбльнең алыштыргысыз гармунчысы Рәйсә Хәлилова Республика күләмендә уздырылган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесендә 2014 елда, ә үзе иҗат иткән шигырьләре белән ансамбльнең нәфис сүз остасы Гадания Лотфуллина 2016 елда җиңү яуладылар. Ансамбль ел да оештырылган ветераннар арасында "Балкыш" үзешчәннәр фестиваленең, "Иске Казан түгәрәк уен" Республика татар фольклоры фестиваленең дипломантлары һәм лауреатлары булдылар. Халыкара "Чатыр тауда җыен" фольклор фестивалендә Азнакай халкын һәм килгән кунакларны үз репертуарларындагы халык җырлары белән сөендерделәр.
    "Ак калфак" ансамбле тирә-күрше авылларда да көтеп алынган кунак. Юртаева Вәсилә һәм Лотфуллина Минзифаның көлкеле миниатюраларын һәрвакыт көтеп алалар. Филсинә Шиһапова башкарган моңлы җырлар тамашачыны сагышка салса, Таһирова Нәркисә белән биегән биюләре халык күңелен тагы да җилкендерә. Әбдрәфыйкова Мәрьям иҗат иткән шигырьләрне дә тамашачы яратып кабул итә. Ансамбль яшь башкаручылар белән дә елдан-ел тулыланып тора. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина оештырган "Сәйлән" балалар ансамбле, әбиләрдән үрнәк алып, 2012 елдан бирле сәхнә түрендә балкып тора.
    Аларга алга таба да эшләрендә уңышлар гына насыйп булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: