Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Әкият илендә

29 де­кабрь­дә тра­ди­ци­он ра­йон ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы чыр­шы­сы­на РМЙ-на фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар­ны, тәр­би­я­гә алын­ган ба­ла­лар­ны, уку ал­дын­гы­ла­рын (ра­йон­нан бар­лы­гы 329 ба­ла) ча­кыр­ган­нар. Алар­ны Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры баш­ка­ру­ын­да Гоф­ман­ның "Щел­кун­чик" әки­я­те бу­ен­ча эш­лән­гән та­ма­ша көт­те, һәр­бер­се­нә ра­йон ха­ки­ми­я­тен­нән тәм-том­нар һәм яңа ел кос­тюм­на­ры өчен приз­лар тап­шы­рыл­ды. Та­ма­ша за­лын­да төр­ле­дән-төр­ле яңа...

29 де­кабрь­дә тра­ди­ци­он ра­йон ха­ки­ми­я­те баш­лы­гы чыр­шы­сы­на РМЙ-на фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар­ны, тәр­би­я­гә алын­ган ба­ла­лар­ны, уку ал­дын­гы­ла­рын (ра­йон­нан бар­лы­гы 329 ба­ла) ча­кыр­ган­нар. Алар­ны Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­се уку­чы­ла­ры баш­ка­ру­ын­да Гоф­ман­ның "Щел­кун­чик" әки­я­те бу­ен­ча эш­лән­гән та­ма­ша көт­те, һәр­бер­се­нә ра­йон ха­ки­ми­я­тен­нән тәм-том­нар һәм яңа ел кос­тюм­на­ры өчен приз­лар тап­шы­рыл­ды.

Та­ма­ша за­лын­да төр­ле­дән-төр­ле яңа ел кос­тюм­на­ры ки­гән ба­ла­лар шул­чак­лы күп иде, әки­ят иле­нә эләк­кән­дәй бул­дык. Пи­рат­лар, ау­чы­лар, бо­рын­гы Ми­сыр пат­ша­би­кә­се Не­фер­ти­ти, фар­сы гү­зә­ле, ур­ман җан­вар­ла­ры (ту­лы сос­тав­та) - кыс­ка­сы бар да бар иде. Бар да әки­ят иле­нең тыл­сы­мын көт­те. Озак көт­тер­ми ул баш­лан­ды да. Алар­ның күз ал­дын­да яшь принц явыз Мы­шиль­да әф­се­не бе­лән Щел­кун­чик­ка әве­рел­де, си­хер­лән­гән фар­сы пат­ша­би­кә­се ел­май­ды, фә­кыйрь­нең ку­ра­е­на ку­шылып "чын" елан бор­га­лан­ды, ә ша­ян Пет­руш­ка­лар төс­ле су бе­лән фо­кус күр­сәт­те­ләр. Би­зәл­гән чыр­шы ти­рә­сен­дә әки­ят за­мо­гы фо­нын­да Яңа ел та­ма­ша­сы дә­вам ит­те. Та­ма­ша­да киң кү­ңел­ле фея, ко­ро­ле­ва һәм төп ге­рой - Ма­ша да бар иде. Та­ма­ша шу­лай уй­ла­ныл­ган ки, кай­бер пер­со­наж­лар сәх­нә­гә зал аша үт­те­ләр һәм та­ма­ша­чы­лар үз­лә­рен шу­шы ва­кый­га­лар үзә­ген­дә дип хис ит­те­ләр. Го­му­мән, әки­ят чын, тыл­сым­лы ки­леп чык­ты, мо­ңа зур хез­мәт һәм кү­ңел җы­лы­сы ку­ел­ган­лы­гы си­зе­леп то­ра. Мон­да гим­на­зия ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры Гү­зәл Са­бир­җа­но­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге пе­да­гог­лар һәм уку­чы­лар, БСМ ди­рек­то­ры Свет­ла­на Пь­ян­зи­на бе­лән "Шеш­мин­ка" бию ан­самб­лен­дә шө­гыль­лә­нү­че ба­ла­лар күп ты­рыш­лык куй­ган­нар, пос­та­нов­ка­ны оеш­ты­ру­да мә­дә­ни­ят бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре Ил­наз Шәй­хет­ди­нов, Ра­ил Ми­на­бет­ди­нов һәм мә­дә­ни­ят бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Свет­ла­на Ки­рю­шо­ва­лар да бу­лыш­кан­нар. Гим­на­зия һәм БСМ­нән бар­лы­гы 37 ба­ла кат­наш­ты, ә ур­та мәк­тәп­нең диң­гез ка­дет­чы­ла­ры вальс би­е­де­ләр.

Ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов ба­ла­лар­ны Яңа ел бе­лән, уку­ла­рын уңыш­лы тә­мам­лау­ла­ры, ка­ни­кул баш­лан­уы бе­лән кот­ла­ды. Ул яңа ел кос­тюм­на­ры­ның күп­ле­ге­нә һәм күп төр­ле­ле­ге­нә, ае­ру­ча баш­ка­ру­чы­лар­ның чын мәгъ­нә­сен­дә ар­тист­лар­ча, ос­та итеп чы­гыш ясау­ла­ры­на сок­лан­ды: "Ә­ле­ге чы­гыш Ка­зан­да­гы яңа ел ча­ра­ла­ры­на тиң", - ди­де.

Вя­чес­лав Коз­лов ба­ла­лар­га сау-сә­ла­мәт бу­лып үсү­лә­рен, ях­шы уку­ла­рын, БДИ­ны уңыш­лы тап­шы­ру­ла­рын те­лә­де һәм иң ях­шы яңа ел кос­тюм­на­ры­на ия бу­лу­чы­лар­га йом­шак уен­чык­лар тап­шыр­ды.

Ях­шы­лык ка­бат Явыз­лык­ны җиң­де, тәм-том­нар са­лын­ган па­кет­лар­ны то­тып, ба­ла­лар әле­ге ку­нак­чыл әки­ят дөнь­я­сын­нан чы­гып кит­те­ләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев