Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

«Күке чәе»

Чертуш авылында борынгы йола үткәргәннәр.

Чертуш мәдәният йортында Татарстан халыкларының милли мәдәниятләре һәм мирасы елы кысаларында «Күке чәе» дип исемләнгән татар халык фольклор бәйрәме узган.

Бу бәйрәм борынгыдан ук яз көне үткәрелгән. Әгәр күке авылга очып килсә, бәла булачак, дигән гыйбарә булган. Бу кош начар хәбәр китермәсен өчен һәм ел уңышлы булсын өчен, кешеләр аның өчен бәйрәм үткәргәннәр.

 Чара кунаклар белән очрашып, хуш исле бәлеш белән башланып киткән, «Хатирә» фольклор коллективы җырлары, баянда уйнау, күке белән бәйле легендалар, әкиятләр сөйләп дәвам иткән. Аннан соң бу кошка карата йола үткәрелгән. Яңгырлар яусын һәм ел уңышлы булсын өчен агачларга сулар сипкәннәр. Шулай ук кунакларга кайбер үләннәрнең үзлекләре һәм файдалары турында сөйләгәннәр.

Чарада катнашучыларны милли ризыклар һәм төрле дару үләннәреннән әзерләнгән чәй белән сыйлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев