Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Кунак булдык

31 май көнне Биектау муниципаль районы Шәпше авылы мәдәният йортында "Иске Казан- Түгәрәк уен" татар фольклор фестиваленең III зона туры узды. Анда 26 район һәм шәһәр сәнгать коллективлары җыелды.

Милли киемнәр киеп алган, тиңсез бер хәзинә кебек кадерләп кулларына милли уен кораллары тоткан артистлар арасында Тубылгы Тау авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак" ансамбле дә бар иде. Сәхнәдән агылган моң, милли аһәң күңелләрне нечкәртте дә, көлдерде дә. Һәр ансамбль күңелгә рәхәтлек бирә торган, уйландыра - моңландыра, сокландыра торган әсәрләр башкарды. Безнең коллектив та бу фестивальдә рәхәтләнеп ял итеп, киләчәк иҗатларына тәҗрибә туплап кайтты. Безне каршы алып кунак иткән фестивальне оештыручыларга, Биектау җирлегенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!
"Ак калфак" ансамбле исеменнән
Мәрьям Әбдрәфыйкова,
Тубылгы Тау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев