Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Кышны озаттылар

21 февраль көнне - Май чабу атнасының соңгы көнендә Яңа Чишмәдә Кышны озаттылар. "Протокол"га шулай дип язып куябыз: "Кышны озаттык, язны каршы алдык, җырлар җырладык, кайнар коймактан авыз иттек". Халыкның күмәк күңел ачу сценарийындагы һәр багана каршында тәвәккәлләп калын итеп "галка" куярга була. Бәйрәмне оештыручылардан нәрсә таләп ителсә, барысы да...

21 февраль көнне - Май чабу атнасының соңгы көнендә Яңа Чишмәдә Кышны озаттылар. "Протокол"га шулай дип язып куябыз: "Кышны озаттык, язны каршы алдык, җырлар җырладык, кайнар коймактан авыз иттек". Халыкның күмәк күңел ачу сценарийындагы һәр багана каршында тәвәккәлләп калын итеп "галка" куярга була. Бәйрәмне оештыручылардан нәрсә таләп ителсә, барысы да "бишле"гә эшләнгән.
Дәртле музыка, шаян шамакайлар, шашлык һәм коймак исе халыкны бәйрәмгә тартып торды: ул барысы бергәләп бик тә кызык килеп чыгасы иде. Әмма халыкны сәүдә рәтләре генә кызыксындырды. Без дә алар янына таба атладык. Прилавкаларда сыер, дуңгыз, кош-корт ите, шулай ук төрледән-төрле сөт продуктлары бар иде. Боларның барысын да шәхси йорт хуҗалары алып килгән, арадашчысыз һәм төрле кушылмасыз сатыла. Экологик яктан чиста продукциянең бәясе ниндирәк соң? Сатучылар бәяләрне чамадан тыш күтәрмәгәннәр, бәйрәм хөрмәтенә бик үк төшермәгәннәр дә.
-Сыер ите бер килограммы 280 сумнан иде, әмма ул аз булды, тиз алып бетерделәр, - ди күңелсезләнеп кенә Мөслимә апа. - Сөт һәм эремчек алып, җырлар тыңларбыз да, кайтып китәрбез дип торабыз, ди.
-Ничек инде? Күңел ачарга, биергә теләмисезме?
-Биегәнеңне күрсәләр, кешеләр ни дияр...
Дөрестән дә, Ленино авылыннан шаян һәм яшь артистлар ничек кенә кыстап чакырмасыннар, бәйрәм итүчеләрнең берсе дә биергә ашыкмады. Аякларын җылыту өчен генә сикергәләп, һәркем үзенчә тыпырдап торды, әйтерсең лә бу бәйрәм безнең өчен оештырылмаган да. Массакүләм уеннар өчен ясалган мәйданчыкта яшьләр бүлеге белгечләре ничек кенә тырышмасыннар, анда да халык аз иде. Ольга Лаврентьева моны зурларның катнашырга теләмәве, ә балаларның әле мәктәптә булуы белән аңлатты.
-Дәресләр беткәч, безнең мәйданчыкта урында калмас әле, - диде ул ышандырырлык итеп. Һәм шулай булды да: картингларда һәм чаналарда йөрүдә, шулай ук башка күңел ачуларда балалар бик теләп катнаштылар.
"Бәйрәм ничегрәк? " - дигән сорауга: "Үзегез күрәсез ич", - дип җавап кайтардылар бәйрәмгә килгән олырак яшьтәгеләр. - Ә ни өчен күңел ачмыйсыз, сәбәбе нидә? - Мондый бәйрәм якшәмбе көнне үтәргә тиештер ул, халык та күбрәк булыр иде, - диләр.
Ә бәлки сәбәбе шимбә көн булуда түгелдер, "кешеләр ни дияр" диюдәдер.
Шулай да мәдәният хезмәткәрләренә, бигрәк тә кышны озату чарасын матур итеп күрсәтә алган ленинолыларга, халык күңелен күтәрергә тырышкан яшьләр бүлегенә, тәмле кайнар коймаклардан авыз иттергән бюджет оешмалары, мәктәп һәм үзәк китапханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәсе килә.
Ярминкәне оештыручыларга да зур рәхмәт, бу көнне сатучылар 450 мең сум табыш алдылар, ә сатып алучылар исә өйләрендә чын мәгънәсендә бәйрәм табыны әзерләгәннәрдер.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X