Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мәдәният – матурлыкка хезмәт итә

    1 август көнне Шахмай авылы мәдәният йортында халыкның ялын оештыру максатыннан "Биеп ачыла күңел" дип исемләнгән кичә үткәрелде.

    Кичәне Шахмай авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Инсаф Хөснетдинов һәм Илназ Мөхәммәдиев алып бардылар. Күңел ачу кичәсендә Казан шәһәреннән килгән кунагыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафик Әхмәтов, шулай ук Илназ Шәйхетдинов, Алсинә Лотфуллина, Айназ Кәлимуллин, Ләйсән Харрасова җырларын бүләк иттеләр. Зәринә Әхмәтова, Рәйхан Абдуллина матур биюләре белән сөендерделәр. Уеннар, җыр, биюләр белән үрелеп барган кичәдә халык рәхәтләнеп биеде, ял итте. Сюрприз итеп әзерләнгән Хуҗа Насретдин һәм аның иярченнәре чыгышы, һинд биюе авылдашлар күңелендә матур тәэсирләр калдырды. Мәдәният үз югарылыгында булып, кешеләр клубка тартылсын, күңелле ял сәгатьләре авылдашларга күңел күтәренкелеге, рухи куәт бирсен иде, дигән теләктә каласы килә.
    Резидә АБДУЛЛИНА,
    Шахмай авылы мәдәният йорты директоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: