Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Музейлар көне

Зирекле авылы музеенда Чаллы Башы авылының «Талир тәңкә» коллективы кунакта булган

Бу хакта музей мөдире Лидия Лотфуллина хәбәр итә.

-Музей бит ул - үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы алтын күпер.

Музейны бик матур итеп, авыл өенә ошатып куйдык: уртада - ап-ак мич, почмакта - сәке, һәр татар йортындагыча, сандык өстендә - сырмалар, агач карават өстендә челтәрләп тегелгән тышлы мендәрләр, савыт-саба, кашыклар өчен 1960 елларда ясалган шкафлар. Экспозицияләрдә - киндер сугу өчен кораллар, йоннан җеп эрләргә кабалар, май язгыч, ярма яргыч, урак, чалгы һәм башкалар. Монда борынгы Коръән китаплары, түбәтәй һәм калфак.

«Тарихы барның киләчәге бар», ди халык. Туган як тарихын, төрле чорларда яшәгән кешеләр тормышын өйрәнү юлы белән патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирү хәзерге заманда зур әһәмияткә ия. Үлемсез шәхесләрне, каһарманнарны олылау ул үз чиратында милләтнең үткәненә хөрмәт, милли аңның лаеклы дәрәҗәдә саклау максатыннан, музейлар төрле юнәлештә эшчәнлек алып бара. Киң даирә җәмәгатьчелек һәм балалар белән төрле темаларга очрашулар оештырылып, тарих сандыгын барлап, бүгенге белән киләчәккә якты эзләр салына.

18 май - Музейлар көне уңаеннан очрашу да әлеге максаттан оештырылды. «Музей төне» акциясе кысаларында бик матур бәйрәм булды. Бәйрәмгә, ел дәвамында музей фондларын тулыландыручы авылдашлар, Зирекле авылы хатын-кызлар Советы җитәкчесе Зөмәрия Сәлимова, мәдәният йорты җитәкчесе Әлфия Гайфетдинова, музейда эшләп чыккан хезмәттәшләр, ветеран музейчыбыз Зәйтүнә апа Газыймова, лицей укучылары, музей дуслары килгән иде.

һәм шулай ук ерак араларны якын итеп, безне хөрмәт итеп, зурлап килгән мөхтәрәм кунакларыбыз, Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге Чаллы Башы авылы мәдәният йорты артистлары да бар. Киләсе буынга татар халкының бай мирасын җиткерүдә армый-талмый хезмәт куйган бу коллективны район халкы, авылдашлары да хөрмәт итә, чыгышларын көтеп ала. «Талир тәңкә» ансамбле район һәм республика күләмендә дә танылып өлгерде. Ел саен үтә торган «Балкыш» фестивалендә дүрт тапкыр булганнар. Азнакайда үтә торган Бөтендөнья «Чатыр тау» фестивалендә дә урыннар алдылар. «Түгәрәк уен» фестивалендә Асия Раузетдинова, мөнәҗәт укып, республика буенча икенче урын яулаган. Өч тапкыр ТНВ каналында барган «Аулак өй» тапшыруында катнашканнар, шулай ук Алексеевск, Чирмешән районнарында иҗади очрашуларга да йөриләр, җыр белән яшиләр, сәхнә аларга көч бирә. Алар музейда искиткеч матур бәйрәм ясадылар. Барысы да бер төсле, матур, зәвыклы милли киемнәрдән үзләренең музыкаль күчтәнәчләре белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Аннан Мидхәт абыйны сагынып, үткәндәге очрашулардан җылы истәлекләр белән искә алдык.

Мидхәт Гариф улының якты истәлегенә багышланган шигырь дә язганнар:

 

Киләчәге булыр халыгыңның,

Онытмаса әгәр үткәнен.

Бер офыктан бер офыкка кадәр

Шәфакъ нуры бизәр күкләрен.

 

Асыл затлар юлны сызып бара

Киләчәккә үткәннәр аша.

Онытылып халкы үләр иде,

Юл тарихы әгәр булмаса.

 

Мидхәт абый, сүзебез синең хакта,

Олы, күркәм йөрәк иясе.

Чиксез рәхмәтебез сиңа, - диеп

Килә безнең башны иясе.

 

Энҗе бөртегедәй җыйган эшең,

Халыгыңның матур тарихы.

Бизмәннәрдә үлчәнмәгән

Буыннарга бүләк барысы.

 

Исемеңне бер акыллы кеше

Музей бабай, - дигән яратып.

Шуннан калган олы хөрмәт белән

Телдән-телгә халык таратып.

 

Мидхәт абый, инде урыннарың

Җәннәтләрнең булсын түрендә.

Матур эшең дәвам итеп килә

Синдәй затлар барда әле дә.

 

Дәвам итәр шулай язган булса,

Син эшләгән эшләр барысы да.

Сафта яшъләр, синең дәвамчылар

Тугры булып газиз халкына.

 

Музей диварында исемнәрең,

Рухың яши халык канында.

Матурлыклар яшәр әле җирдә

Якты истәлекләр барында.

(Маһинур Гыйрфанова (Хәмитова)

 

Экскурсия барышында килгән кунаклар музей эшчәнлеге һәм күп төрле кызыклы мәгълүмат белделәр. Чара гаҗәеп матур, бәйрәмчә булды.

Хөрмәтле артистларыбыз, пенсионер апаларыбыз, сезгә ихластан олы рәхмәтләребезне җиткерәбез! Сезнең зур хезмәтегезгә чын күңелдән сокландык, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга көчегезне дә, вакытыгызны да кызганмыйсыз, зур рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев