Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Районда үрнәк гаиләләр белән очрашу

    Шушы көннәрдә район башлыгы Вячеслав Козлов тагын райондагы дүрт үрнәк гаиләдә кунакта булды.

    5 сентябрьдә ул быел алтын туйларын бәйрәм иткән Валентина Григорьевна белән Федор Федорович Журавлевларда булды. Журавлевлар гаиләсе яшь буын өчен үрнәк булып тора һәм авылда абруйлы санала. Федор Федорович гомер буе шофер булып эшләгән, ә Валентина Григорьевна башта "Советская Татария" газетасы исемендәге колхозда хезмәт куйган, аннан Ленино урта мәктәбендә техничка булып эшләгән. Бер-берен аңлашып тату яшәгәннәр, гаиләләре нык булган. Кызлары Надежда белән уллары Николай аларны 4 онык белән сөендергән, инде өч оныкчыклары да бар.
    Район башлыгы Чуаш Чабаксарында Николай Силагорович һәм Любовь Константиновна Гусляровлар белән очрашты. Бу гаиләнең оешуына 28 ел. Николай Силагорович авыл мәктәбендә география фәнен укыта, намуслы хезмәте өчен ТР Мәгариф министрлыгының "Белем бирүдәге хезмәтләре өчен" билгесе белән бүләкләнгән, Яңа Чишмә РМБ-нән "яңа уку елына әйбәт хәзерләнгән һәм иң әйбәт җир участогы өчен" алган грамотасы да бар. Хатыны-медик, фидакарь хезмәте өчен ул да ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм районда "Иң әйбәт фельдшер" гранты алуга сертификат (10000 сумлык) белән бүләкләнгән. Тату гаиләдә өч кыз тәрбияләнгән, алар да әтиләре сукмагыннан киткәннәр.
    Екатерина Бистәсеннән ирле-хатынлы Кудриннар да район башлыгын үзләрендә кабул иттеләр. Алар яшьтәшләр - икесе дә 1952 елгы. Павел Егорович җирле совхозда тракторчы булып эшләгән, кызганычка каршы, күптән түгел һәлакәткә очрап, инвалид булып калган. Йорт мәшәкатьләреннән бушаган арада ул агач сырлый: вак шкатулкадан алып өстәлләргә чаклы сырлап ясый. Лидия Алексеевна - уңган хуҗабикә, ул өй эшенә дә, инвалид кызын, оныкларын (алар исә дүртәү) карарга да өлгерә. Кудриннар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Катя Екатерина мәктәбендә укытучы, кызганыч, икенче кызлары инвалид, уллары "Нефтегаз" СМП да эшли.
    Акбүредән өлкән яшьтәге ирле-хатынлы Рамазановлар 55 ел бергә яшиләр. Алар монда туып үскәннәр, өйләнешкәннәр. Мингаян Шәфыйк кызы 30 ел буе бер түбә астында каенанасы һәм кайнатасы белән бергә дус һәм тату гына гомер иткәннәр. Гаиләдә һәрчак өлкәннәргә хөрмәт булган. Гомере буе ул колхозда төрле эшләрдә эшләгән, ә Харис Хәсән улы нефтебаза, склад мөдире булган. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Балалары Лениногорскида һәм Яр Чаллыда яши. Әти-әниләре кебек үк алар да хезмәтне яратып үскәннәр. Хәзер, олы яшьтә булуга да карамастан, Харис абый һәрчак кешеләр арасында, ул авылда имам-хатыйб вазыйфасын башкара. Элеккегечә МЭТ асрыйлар, тавыклары, казлары, зур бакчалары бар. Боларның барысы да даими игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә, балалары һәрчак авылга кайтып йөриләр, әти-әниләренә ярдәм итәләр. 6 онык һәм 3 оныкчык гаиләнең горурлыгы булып тора.
    Иң изге теләкләр теләп Вячеслв Козлов үрнәк гаиләләрнең һәммәсенә дә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: