Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Шахмай музеенда Габдулла Тукай иҗаты буенча танып белү викторинасы булып узган

26 апрельдә дөнья җәмәгатьчелеге бөек татар шагыйренең туган көнен билгеләп үтте.

27 ел яшәп, җиде елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә, ул йөзләгән шигырьләр, 9 поэма, дистәләгән публицистик мәкаләләр иҗат итә.

 Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чара узган. Бу хакта редакиягә музей мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.

Кичә барышында укучыларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләгәннәр. Балалар Тукайның биографиясен тирәнтенрәк күзалларга ярдәм иткән презентация караганнар, аның әкият-поэмаларын, шигырьләрен искә төшергәннәр. Бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кечкенә генә кызыклы викторина Шахмай урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына ошаган һәм алар сорауларга рәхәтләнеп җаваплар биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев