Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сугыш чоры балалары инде 70 тән узды

    Быел Бөек Ватан сугышы башланган көн - 22 июнь Рамазан аена туры килә. Шунлыктан Хәтер һәм матәм көнен Зирекледә алданрак үткәрергә булдык, дип язды редакциягә Зирекле авылы һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт ага Газыймов.

    -2 июнь көнне музейга сугыш чоры балалары чакырылды, андыйлар авылда 19 кеше калды, гәрчә 1941-1945 елларда Зирекле авылында 155 бала туган, 21енең әти-әнисе безнең авылга килгән кешеләр булса да. Ул чакларда Зирекледә Ерыклы МТС эшләгән, ул тирә-юньдәге 32 колхозга хезмәт күрсәткән. МТС белгечләре һәм күп кенә эшчеләре авылда яшәгән, балалары Зирекле мәктәбендә укыган.
    Шул чорда туган 155 баланың 81-е инде мәңгелеккә күчкән. Хәер без аларны да сугыш чоры балалары дип йөртәбез, аларга да хәзер 71-75 яшь. Күбесе үзләренең сырхаулары белән яши: йөрүе авыр, кан басымы югары һәм башка авырулар.
    Чакырылган 27 кунактан нибары 18 авылдаш кына килә алган. Бакыйлыкка күчкәннәрнең рухына атап дога кылдык. Очрашуны үткәрүдә матди ярдәм күрсәтүчеләр: Новотроицктан Гөлсем апа Нуретдинова, Казаннан Халидә Хисаметдинова, Чистайдан Рәшидә Хәсәнова, Алабугадан Мәдинә Гайнуллина, Сарманнан Асия Гиниятуллина, Яр Чаллыдан Нурҗинан Галяутдинова, Зирекледән Нурсинә апа Хафизова һәм Габдулла абый Гайнатуллин. Чын күңелдән рәхмәт сезгә, музейның тугры дуслары!
    Сүзебез Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның исемнәрен ачыклау буенча музей нинди эзләнү эшләре алып баруы хакында чәй өстәле янында дәвам итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: