Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тубылгы Тау Корчагины

    Кулымда Тубылгы Тауда яшәп иҗат итүче Нотфи бабай Мифтаховның яңа табадан гына төшкән «Гомер агышы...» дип исемләнгән өченче китабы. Тышлык рәсеме дә үзенә тартып тора: җәйге пейзаж, алда күл, камышлы һәм куаклы яр буе, артта яшел кыр һәм урман, 64 биттән торган, төсле фотолар белән дә тулыландырылган авторның шигырьләре һәм...

    Моңа кадәр Нотфи бабайның «Күңелем хатирәләре», «Яшәү яме» исемле китаплары дөнья күргән иде. Ә бит аңа шушы елның 18 маенда, нәкъ Халыкара музейлар көнендә, 75 яшь тулды.
    Китапка кереш сүзне мәрхүм Ярулла абый Кәрим язганда, болай ди: «Күп еллар буе басуларда хезмәт иткән, җир сөргән егет кинәт кенә сәламәтлеген югалтты, күзләре күрмәс булды. Әмма ул төшенкелеккә бирелеп, әлеге язмыш алдында югалып калмады, трактор-машина рычагларын (рульләрен) каләмгә алмаштырды. Янып - көеп әдәби иҗат эшенә кереште..., мин Нотфи Мифтаховны Татар Корчагины дип, бик тә шикләнмичә атар идем».
    Китапны бастырырга әзерләгәндә, җәйнең матур бер көнендә Нотфи бабай янына мин дә бардым. Иҗат турында сөйләшеп киттек, бик теләп бакчасын да күрсәтте, һәр түтәлдә тәртип, чүпләре уталган, әллә нинди җиләк-җимешләр үсә, миңа ят булганнарының исемнәрен, файдаларын агрономнарча сөйләп бирә, таныштыра. Бер түтәлдә мәтрүшкә үстергән, аларны җыеп, кечкенә полиэтилен пакетларга тутырган (миңа да берне бүләк итте). Ә без Кызыл Китапка кертелгән мәтрүшкәләрне, җиләккә баргач, тамыры белән йолкып кайтабыз, табигатьне саклау урынына - елатабыз.
    -Бу бакчада кем эшли соң, дип сорыйм. - Үзем, ди, бабаем - тезләнеп утыртам, тезләнеп утыйм, шлангаларым сузган, суны да күченеп-күченеп сибәм. Шөкер, Аллаһым ярдәм итә. Әлегә хәрәкәтләнәм.
    Матур бакчасында, сүздән-сүз чыгып, болай диде: "Бүген-иртәгә өченче китабым чыгачак. Мин андагы шигырьләремә, язмаларыма югары сәнгать әсәрләре дип карамыйм да, санамыйм да. Миндә андый сәләт юк. Ләкин балаларыма, оныкларыма, туганнарыма үзем һәм җәмәгатем Зәмзәмия турында мәңгелек истәлек калдырасым килә." Хуплаудан һәм алдагы исән гомерендә дә иҗат уңышлары теләүдән башка сүз тапмадым. Афәрин!
    Нотфи Галләметдин улы берничә җөмлә белән китапның эчтәлеген болай ачыклады:
    "Мин үзем авылыбызның матур табигатенә, яшел болыныбызга, уңдырышлы кара туфраклы кырларыбызга, авылыбызның халкына, күркәм гаиләләргә, ишле семья белән, акыллы, тәртипле балалар үстергән гаиләләргә, бер-берсенә ярдәмгә ашкынып торучы авылым халкына сокланып яшәдем. Безнең авылда хөрмәткә лаеклы, ишле семьяда, акыллы, тәртипле балалар үстереп, тормыш юлына аяк бастырган гаиләләр бик күп. Аларның барсын да язып бетереп булмый. Шушындый ихтирамга лаеклы берничә гаиләне генә язып үтәргә булдым".
    Китапта 1933-1994 елларда яшәгән Миңненәһар апасының һәм 1949 елда туган Наил энесенең кулъязма дәфтәрләреннән алынган шигырьләре дә урын алган.
    Ихтирамлы, киң һәм җылы күңелле олы дусларымнан киткәндә, Зәмзәмия апа теге ят җимешләрдән кайнаткан тәмле варенье да кулыма тоттырды. Рәхмәт, Нотфи бабай, Зәмзәмия апа. Шулай, гомер булганча, шатланып яшик, шөкрана кылыйк, иҗат итик.
    Мидхәт Газыймов,
    районда «Бөреләр» исемендәге әдәби
    түгәрәк җитәкчесе, музей директоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: