Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Яңа уңышлар белән

3 апрельдә Алабугада 4 номинациядә 400 кеше катнашында "Кечкенә шәһәрләр" дип аталган ХIII Республика яшь музыкантлар конкурсы булып узды. Яңа Чишмә БСМ-дә тәрбияләнүчеләр әлеге конкурста лаеклы төстә безнең район данын беренче тапкыр гына якламыйлар, бу юлы да алар сынатмадылар. Алар яхшы кәеф һәм лаеклы бүләкләр белән кайттылар. Яшь пианистлар конкурсында...

3 апрельдә Алабугада 4 номинациядә 400 кеше катнашында "Кечкенә шәһәрләр" дип аталган ХIII Республика яшь музыкантлар конкурсы булып узды.
Яңа Чишмә БСМ-дә тәрбияләнүчеләр әлеге конкурста лаеклы төстә безнең район данын беренче тапкыр гына якламыйлар, бу юлы да алар сынатмадылар. Алар яхшы кәеф һәм лаеклы бүләкләр белән кайттылар. Яшь пианистлар конкурсында Наташа Юдинцева II дәрәҗә лауреат булды (укытучысы Вера Маланчева). Кыллы музыка коралларында чыгыш ясауда "Кифара" гитарачылар ансамбле һәм Диана Быкова конкурс дипломантлары булды, Александр Шилов "Җиңүгә омтылуы өчен" дипломы алды, Настя Рыбакова "Катнашкан өчен" дипломына ия булды (гитара классы укытучысы Гөлирә Наумова). Яшь вокалчылар арасында Карина Мазманян, Дарья Зайцева, Алсу Рамазанова, "Родничок" ансамбле II дәрәҗә диплом алдылар. Чулпан Хәйруллина (укытучысы Любовь Коновалова), баянчы Руслан Роднин (укытучысы Марина Минаева) "Катнашкан өчен" дипломына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев