Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Якташыбызның исеме мәңгеләштерелде

Үзе исән чагында, вафатыңнан соң иҗади мирасың тирәнтен өйрәнелеп, исемең мәңгеләштереләчәк, дисәләр, Сөлчәбаш авылы егете, миңа калса, бу сүзләргә әлләни игътибар бирмәгән дә булыр иде кебек. Чынлыкта исә нәкъ менә шулай язган да. 13 март, җомга көнне милиция майоры, талантлы язучы һәм шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Шамил ага Шәйдуллин...

Үзе исән чагында, вафатыңнан соң иҗади мирасың тирәнтен өйрәнелеп, исемең мәңгеләштереләчәк, дисәләр, Сөлчәбаш авылы егете, миңа калса, бу сүзләргә әлләни игътибар бирмәгән дә булыр иде кебек. Чынлыкта исә нәкъ менә шулай язган да. 13 март, җомга көнне милиция майоры, талантлы язучы һәм шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Шамил ага Шәйдуллин истәлегенә үзе белем алган Акбүре авылы (элек Тат. Волчья) мәктәбе бинасына куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды.

Авыл Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Галия Миншина һәм район Мәдәният йорты директоры Илназ Шәйхетдиновларның чараны, дөньяга шагыйрь бүләк иткән авыл - бөек авыл, дип башлаулары күп нәрсә турында сөйли. Туган авылым - акбүрелеләр өчен бу зур дәрәҗә, горурлык.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк сүз алып, шәхсән үзе һәм башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов исеменнән рәхмәт сүзләре белдереп, бу үсеп килүче буынга-үрнәк, ә киләчәк буынга - зур истәлек, әлеге көн барлык район халкы өчен дә истәлекле көн буларак хәтердә уелып калыр, диде. Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов та җыелган халыкка изге теләкләрен юллап, язучы турындагы балачак хатирәләре белән уртаклашты.
Язучылар Факил Сафин һәм Айдар Хәлим мемориаль такта янында ясаган кыска гына чыгышларында Акбүре авылының шагыйрь генә түгел, ә бик күп зыялы, талантлы шәхесләр биргән як икәнлеген дә искәртеп үттеләр. Шамил Шәйдуллин исә үз заманының елъязмачысы булды, дөньяда яман күренешләр булмасын, яшь буын матур итеп үссен иде дигән теләктә яшәде, яңачишмәлеләр Шамил ага юлын дәвам итәрләр дип уйлыйбыз, диделәр.
Хәтер көненең иң дулкынландыргыч мизгеле - мемориаль такта ачылып, чәчәкләр куелганнан соң чарага җыелучылар икенче өлеш дәвам итәчәк авыл мәдәният йортына агылды. Кунакларны ишек төбендә үк АМЙ директоры Гомәр Насыйров көтеп алса, яңа, якты, бар җирдә чисталык хөкем сөргән бина эчендә аларны дәһшәтле ут эченнән исән-сау, җиңү яулап кайтып, инде бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннары "каршы алды". Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фоторәсемнәреннән (әлбәттә, анда барысы да түгел) төзелгән әлеге стенд яныннан бер генә кеше дә тукталмый узмады. Фойеда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган башка материаллар белән танышу мөмкинлеге дә тудырылган иде.
Тамаша залына җыелучылар, мәктәп укучылары ул көнне мәртәбәле кунаклар: Шамил аганың тормыш иптәше Фиалка ханым, апасы Миңсылу әби, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов премияләре лауреаты, язучы, Чаллы шәһәре Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, Г. Исхакый премиясе лауреаты, шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Сирень Якупова, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллиналар белән якыннанрак танышу бәхетенә ирештеләр. Чарага язучының авылдашлары Фәрит Юнысов, Рәфыйк Әхмәдиев, Зирекле музее директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Газыймов, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының җирле бүлеге җитәкчесе Камил Хәйруллин, район мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, җирле шагыйрьләр дә чакырулы иде. Күпкырлы шәхескә багышлап мәктәптә һәм АМЙ да китапханәчеләр Мөнәвәрә Нуриева һәм Рәсимә Вәлиуллиналар тарафыннан китаплар күргәзмәсе дә оештырылган, иҗат җимешләре янында язучының фоторәсеме һәм түбәтәе дә урын алган. Экраннан күрсәтелгән слайдлар чараны тагы да тулыландырды, чыгышлар белән үрелеп барган Илназ Шәйхетдинов, Лилия Суфиянова, Галия Нуриева, Мөнәвәрә Нуриева башкарган җырлар ямь өстенә ямь булды. Сәхнә түрендә бер-бер артлы сүз алган кунакларның барысы да Шамил ага Шәйдуллин турындагы хәтер-хатирәләрен кабат яңартып, якты истәлекләре белән уртаклаштылар, аның әле спортчы, оста гармунчы да булуын, моңлы итеп җырлавын да искә алырга онытмадылар, шигырьләрен укып, авыл һәм мәктәп китапханәләренә үз китапларын бүләк итеп бирделәр. Китап сөючеләргә кунакларның китапларын сатып алу мөмкинлеге дә булды.
Шуны да әйтеп үтәсем килә, үз чыгышында Мидхәт аганың бөтен гомерен Акбүре мәктәбенә багышлаган татар теле һәм әдәбият укытучысы, мәрхүмә Салисә Минкәеваны искә алып үтүе бик урынлы булды. Үз эшенең остасы булган Салисә ханым иҗат кешеләре белән бик күп очрашулар әзерләп үткәргән кеше. Шамил Шәйдуллин иҗатына багышланганын да беренче булып ул үткәрде, урыны оҗмах түрендә булсын, бу сүзләр аңа дога булып барып ирешсен.
Акбүре авыл җирлеге башкарма комитеты, мәктәп, мәдәният йорты, район һәм авыл китапханәләре хезмәткәрләре катнашында әлеге хәтер кичәсен оештырган район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Гөлнур Латыйпова сүз алып, язучы турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен аерым проект эшләнде һәм грант акчалары хисабына мемориаль такта ясалды, башка китаплары сатып алынып, китапханәләргә таратылды, "Намус сагында" китабын (сүз уңаенда, бу китапны, Шамил ага турындагы буклетны, "Мәйдан" журналын тамаша залында урын алучыларга да тараттылар) якты дөньяга чыгара алдык, диде. Һәм әлеге китапны чыгаруда ярдәм кулы сузган Роза Хәмидуллина белән Әлфия Ситдыйковага Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Узган ел укучыларның Ш. Шәйдуллин иҗаты буенча фәнни-гамәли конференциясендә "Шигърият" номинациясендә актив катнашкан Акбүре мәктәбеннән Вазыйх Вәлиуллин, Шахмайдан Алсинә Лотфуллина, Чаллы Башыннан Алсу Сәлахова белән Динә Морадыймовалар да Рәхмәт хатлары һәм бүләккә тиенде.
Чара азагында сәхнә түренә Шамил аганың тормыш иптәше Фиалка ханым күтәрелеп, әлеге изге эшкә өлеше кергәннәрнең барысына да, бигрәк тә район башлыгы Вячеслав Козловка, рәхмәтен белдереп, Шамил бәхетле, үлгәннән бирле телдән төшкәне юк, мин һаман аның белән "яшим", алда әле планнарым зурдан, 80 яшенә тагын бер китабын дөньяга чыгарырга уйлыйм, дип, тормыш иптәшенең зурайтылган фоторәсемен туган авылы Сөлчәбашка - Фәрит агага тапшырды.
Шамил ага Шәйдуллинның "Ә шулай да юкка яшәлмәгән, нидер кала җирдә бездән дә..." дигән юллары алдан бар да күзалланып туган бугай. Аның бүгенге көндә дәвамчылары - балалары исән-сау, 5 оныгы, гомере исә - китапларында, халкы күңелендә, йөрәгендә якты истәлек булып саклана, соңгы әманәте дә үтәлгән - Такташ турында язган шигъри - повесте иҗатташ дуслары ярдәме белән дөнья күргән. Фиалка ханымның, ул бәхетле, үлгәннән соң да яши, диюе аның нәкъ менә шуларны күздә тотып әйтүедер һәм ул, чыннан да, хаклыкка туры килә.
Алда кунакларны мәктәп ашханәсендә мул табын көтә иде, барысы да бергәләп тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин җитәкләгән мәктәп музеенда да булдылар.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X