Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният һәм сәнгать

Якты эз калдыра

Узган атнада, чәршәмбе көнне Тубылгы Тау авыл мәдәният йортында шушы авылда яшәп иҗат итүче, байтак китаплар авторы, газетабызның актив авыл хәбәрчесе, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Ярулла ага Кәримнең 60 еллык иҗади эшчәнлегенә багышланган "Моңсу хисләр дәрья булып ургыла йөрәкләрдән..." дип исемләнгән кичә булып узды. Тамаша залында килгән кунаклар, авылдашлары...

12 китап авторы, 13 нчесе нәшриятта үз чиратын көтә... Ярулла ага Кәрим гомерен җиргә багышлаган кеше булса да, аның турында, минемчә, тумыштан иҗат кешесе дип, һич икеләнми әйтергә була. Шулай булмаса, бала чагы сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килеп, ач-ялангач килеш җырларда җырланган "уфалла" арбасын тартып үскән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, менә-менә тормышлар җайланыр да, бар да яхшы булыр дип, басулардан кайтып керми хезмәт куйган, өе тулы бала-чагасы көтеп торган авыл кешесенең каләм тотып иҗат эшенә чумып утырырга вакыты калыр идеме икән дә, теләге булыр идеме икән? Соравыма җавап итеп, Ярулла ага нәкъ менә моңа ачык мисал булып тора дип, бер шикләнми әйтеп була. Ул үзенең иҗат җимешгләре белән укучыларын гына сөендереп калмый, алар аның җанына да, тәненә дә дәва.
Ярулла ага гомере буе туган ягым, туган авылым дип җан атып яши. Аның табигатенә, кешеләренә багышлап бик күп шигырьләр иҗат итә, хезмәт алдынгыларына мәдхия җырлый. Үткен каләме авылында туган проблемаларны да читтә калдырмый, бик тиз эләктереп ала. Кичәдә сүз алып, чыгыш ясаган авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәттахов та, ул авылның иң тынгысыз кешесе, газ, су, ут һәм башка проблема - җитешсезлекләр килеп чыгуга, аларны тиз арада хәл итәргә керешә, каләмен хәзер эшкә җигә, ди. Әйе, ул шушы еллар дәвамында авыл тормышының уртасында кайнаган кеше.
1953 елның май аенда тәүге шигыре басылып чыккан "Яшь сталинчы" газетасыннан соң бүгенге көнгә чаклы ул байтак газета-журналлар белән хезмәттәшлек итә. Олы яшьтә булуына да карамастан, "Казан утлары", "Мәйдан", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" һ.б. газета-журналларның баш мөхәррирләре белән элемтәдә тора, ди әлеге кичәне алып баручы Тубылгы Тау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Кәримова. - Әлмәт шәһәрендә яшәүче бертуган Майшәкәр апасы да (сүз уңаенда, Ярулла аганың иҗатында аның исеме еш телгә алына!) шигъри җанлы икән, алар гаиләсендә (нәселендә) ватанпәрвәрлек, милләтпәрвәрлек ярылып ята, аларның тирән белемле һәм зыялы кеше икәнлекләренә тагын бер кат инандым, - ди Роза ханым. Һәрберебезгә көч-куәт биреп, йоклаганда-уятып, туктап калганда кузгатып та җибәрә әле ул безне дип, Ярулла ага турында шаяртып та алды ул.
Ярулла Кәримнең шигырьләрен, әсәрләрен үз дәресләрендә өстәмә материал буларак файдаланучы татар теле һәм әдәбият укытучысы Гөлфия Хәлиуллина да кичә сәбәпчесе адресына бары җылы сүзләрен генә җиткерде. Ярулла ага бернигә дә битараф булмаган, туры сүзле, әдәбиятка гашыйк кеше, аның белән теләсә нинди темага сөйләшеп була, ди ул. Тел белгечләре икесе дә беравыздан бүгенге буын балалары да шулай тәрбияләнсә иде, диләр. Язмамда әлеге ике укытучыны телгә алгач, өстәп, аларның үз эшләренең осталары икәнлеген, Ярулла аганың бер генә кичәсе дә алар катнашыннан башка үтмәвен, китаплары дөнья күрүдә аларның да өлеше булуын, аңа карата кадер-хөрмәт күрсәтүләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Үзегезгә дә уңышлар гына юлдаш булсын, кызлар!
Авылдашлары Гадәния апа Лотфуллина, Мәрьям апа Әбдрәфыйкова, Ирек абый Сөнгатов, Түбән Камадан кайткан улы Илсур, мәктәп укучылары: Динә Хәлиуллина, Румия Кәримова, Гөлгенә Исмәгыйлева чыгышлары да ямь өстенә ямь булды. Авыл мәдәният йорты (сүз уңаенда, әлеге АМЙ директоры Ярулла аганың оныгы, бакыйлыкка күчкән Юнир улының кызы Айгөл Вафина) каршында эшләп килүче "Ак калфак" вокаль ансамбле ул көнне кичәнең тоткасы булды дисәң дә ялгыш булмастыр. Алар тамашачыларга үз репертуарларындагы байтак җырларын бүләк иттеләр. Шуны да әйтеп үтәсем килә, әлеге ансамбль Казанда "Аулак өй" телевизион тапшыруында да катнашырга өлгергән, чыгышларын телевизор экраннарыннан яңа ел бәйрәмнәреннән соң күрә алабыз.
Кичәдә шушы юллар авторы һәм район мәдәният бүлеге мөдире Татьяна Маланчева да сүз алып, изге теләкләрен җиткерделәр. Татьяна Маланчева, алда да иҗатында уңышлар теләп, район хакимияте башлыгы Вячеслав Козлов исеменнән Ярулла агага Рәхмәт хаты һәм бүләк итеп картина тапшырды. Әлбәттә, Ярулла аганың туганнары да, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Фәттахов та буш кул белән килмәгәннәр, алар да бүләкләре белән сөендерделәр.
Экраннан гаилә архивыннан алынган фоторәсемнәрдән торган слайдлар күрсәтеп, Тубылгы Тау мәктәбе укытучысы Нәфисә Хөсәенова бәйрәмне тагы да тулыландырды.
Кичә азагында сүз алып, Ярулла ага Кәримов әлеге кичәнең үзенең дәрәҗәсен, абруен күтәрү өчен түгел, ә туган авылын, гомумән, Яңа Чишмә районын зурлау, аларның данын еракларга таныту, безнең якларда да булдыклы, иҗатта янып яшәүче кешеләр барлыгын белдерү максатыннан оештырылуын әйтте, бер-беребезгә булышыйк, башкалардан артта калмыйк дип, барысына да олы рәхмәтен җиткерде һәм тамашачы игътибарына берничә шигырен тәкъдим итте.
Ә без исә әлегедәй кичәнең әле соңгысы булмавын теләп, Ярулла агага иң беренче чиратта исәнлек, тыныч картлык" әлбәттә инде киләчәк буынга истәлек булып калачак мәңге үлмәс иҗатында уңышлар теләп калабыз.
Шушы язма уңаеннан уй-фикерләрегезне газетабыз сайтында (novoshishminsk.ru) калдыра аласыз.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев