Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Зирекле музеенда “Музей язы-2016“ төгәлләнде

    27 апрельдә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда 13 нче тапкыр туган тел бәйрәме булып үтте, быел ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена туры килде. Әлеге бәйрәм "Музей язы-2016" 3 нче республика акциясен төгәлләү чарасы булды.

    Музейга республика һәм район конкурсларында җиңүче, бер үк вакытта иҗат белән шөгыльләнүче, ягъни шигырьләр язучы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән районның 9 татар мәктәбеннән килгән укучылар җыелды.
    Бәйрәм район мәгариф бүлеге (җаваплы кеше - Гөлчәчәк Нурхамәтова), Зирекле музее (директор Мидхәт Газыймов), район мәктәпләре директорлары һәм татар теле укытучылары тарафыннан оештырылды.
    Бәйрәмнең кереш өлешен үз укучылары белән Шахмай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Галләмова әзерләде. Аларның чыгышы барлык кунаклар белән бергәләп башкарылган "И туган тел" җыры белән төгәлләнде.
    Алардан соң Г. Тукай шигырьләрен сөйләүчеләрнең 5 нче республика конкурсында "Асрамага бала бирәм" шигыре белән 1 урынны яулаган Шахмай мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Саттарова Лилия чыгыш ясады. Яхшы чыгышы өчен ул музейның махсус бүләгенә лаек булды.
    Зирекледән "Йолдыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр - быел 1 нче сыйныфка барырга әзерләнүче балалар да бәйрәм кунаклары булды. Әминә Гыймадиева "Бишек җыры"н башкарды, Әнвәр Вагыйзов Хәят Шакирова белән Тукайның "Бала һәм күбәләк" шигырен сөйләделәр.
    Һәр мәктәп укучысы бәйрәмне дәвам итеп, шагыйрьнең юбилеена яки Бөек Җиңүгә багышлап язылган шигырьләрен һәм иншаларын укыдылар.
    Акбүре мәктәбеннән Зөлфия Вәлиуллинаның (8 кл.), Раил Харисовның (5 кл.), Яңа Чишмә башлангыч мәктәбеннән Илүзә Гатауллинаның (4 кл.) чыгышлары тамашачыларга бик ошады. Алар да музейдан китаплар белән бүләкләнделәр.
    Кадрия Гатина (Зирекле),Лилия Фәттахова (Яңа Чишмә), Миләүшә Халикова һәм Исламия Закирова (Акъяр) кебек җирле шагыйрәләр укучылар каршында үзләренең яңа шигырьләре белән чыгыш ясадылар. Балалар район шагыйрьләре белән турыдан-туры аралаша алдылар.
    Бәйрәм музей хезмәткәрләре Лидия Лотфуллина (фәнни хезмәткәр), Илгизә Кыямова (фонд хезмәткәре) тарафыннан әзерләнгән аш табыны янында дәвам итте.
    Бәйрәм бүләксез булмый. Һәр мәктәпкә музей директоры район әфганчылары турындагы китаплар, Лилия Фәттахованың "Танырсыңмы", "Хәтер тамчылары" бәетләр китабын (6 нчы), Резидә Абдуллинаның "Мин ышанам таңнарга", "Чәчәктәй кеше гомере" китапларын бүләк итте - барлыгы 27 китап.
    Габдулла Тукайның юбилее шагыйрьнең рухына дога кылу белән тәмамланды, аны Кәүсәрия Зәйнуллина бик оста башкарды, ул үзе дә бәетләр яза.
    Кояшлы, җылы апрель көне бәйрәмгә ямь өстәде, һәр катнашучының да кәефе күтәренке иде. Яңа иҗади уңышлар сезгә, дусларым!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: