Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Икебезгә дә авыр… (Повестьтан өзек)

    Нәбирә Гыйматдинова

    Дәвамы.

    Зәмзәмиянең кайнар яше күзен чылатмыйча эчкәбәгырьгә тамды. Ул болай да хәсрәтләнгән әнисенең йөрәген бозып елый алмый иде... Сүзне икенчегә борды.

    – Авылны урыныннан күчермәделәрме?

    – Гыйният малае күчерер дә, кызым. Эчсә – бармакка чорнарлык акылы калмый. «Кызың табылсын гына, койрыгын кисеп, сыртын каезлыйм, – ди миңа. – Аннан тереләй җиргә күмәм, мин – закун да, милисә дә, пыркарур да, мине бернишләтмиләр», – ди. «Ходай хөкемдар сиңа, ул эшләтер», – дидем.

    – Вагыйз һаман аксыймы? – Бәрәч, нишләп Җирән турында сораша соң әле ул? Башына тай типте мәллә?

    Әнисе алъяпкыч кесәсенә тыгылды.

    – Онытасы ием, әл дә искә төшердең. Мә, Вагыйз бүләге.

     Кыссаң учка сыярлык өрфия яулык иде бу.

    – Ябын, ябын, алсу төс йөзне ача, кызым.

    Яулыкны бер итәгенә җәйде, бер кулына йомарлады кыз. Учакка ташласаң – әнисе өнәмәс, элеп куйса – күзгә бәрелеп җен ачуын кузгатыр.

    – Әни, үзең бәйлә, сиңа ал төс килешә.

     – Юк, кызым, иясенә аталган бүләкне «ал» дип кыстамале. Вагыйз әкрен генә хәлләнгән төсле, төп йортында хәзер. Таякта инде, мескенкәем. Күңелләре һаман синдә? ахры, «Зәмзәмия» дия дә өзелә.

    – Каныма тоз салма инде, әни. Шуның исемен ишетсәм дә укшыйм бит. Акбайны иярт тә, китегез сез. Этне бәйгә куй, авыл белән «Тоба» арасында киләп сарып чапмасын, җә тоттырыр.

     – Халык сине чокырда дип уйламый да, кызым. «Шәһәрдә жуликлар төркеме оештырып, кеше талап йөри», – диләр икән. Фәйзия гайбәте, шуныкы гына.

    Зәмзәмия өчен гайбәт чүп белән бер иде. Себерәсең дә түгәсең. Ә менә Зәкинең кыланышы тигәнәк сыман җанга кадалды. Көн саен «өйләнешик» дип теңкәне корыткан сабырсыз егетне әллә җен алмаштырды микән? Һич югы ул сөеклесенә хат сырласын иде. Әнә берәүләр өрфия яулыклар бүләк итә. Әлеге дә баягы курку чалбар балагыннан тарта дияр идең, хат кисәген әнисе аша тапшыра лабаса, чит кулларга бирми. И Ходаем, аңа китсә, күрешүнең дә кырык төрле юлы бар. Гыйният малае Зәкинең һәр адымын тикшермидер инде. Күзгә-күз карап сөйләшсәләр, бәлки кыз бу кадәр өзгәләнмәс тә иде. Билгесезлек, корт төсле, җанны кимерә икән ул.

    Нишлисең, көзгә икән – көзгә кала сәфәр. Зәмзәмия йөрәген учлап көтәр, әйе, көтәр...

     Бервакыт Зәмзәмия җирдән яңа гына баш төрткән андыз яфраклары җыярга Аю аланына барды. Сызылып таң ата, табигатьне йокысыннан уятырга теләгәндәй чут-чут урман кошл ары сайраша иде. Кинәт кыр ягыннан трактор гөрелтесе ишетелде. Саңгырау гөрелтеле тавышны Зәки тракторы гына чыгара иде.  Кыз, абына-сөртенә, урман авызына йөгерде. Чынлап та, бер трактор басу сукалап урманга таба менеп килә. «Зәки! – дип типте йөрәк, – Зәки! Тизрәк куала тракторыңны, югыйсә канатланып үзем каршыңа очам».

     Кыз башындагы яулыгын салып болгады. Ләкин трактор сукалап килде-килде дә ярты юлдан кырт кына кире борылды.

    – Зәки, нишлисең! – дип кычкырды Зәмзәмия. – Күрдең бит син мине! Зәки-и-и!

    Ярсуын басалмыйча, кичкә хәтле елады ул. Ходай икесенә дә очрашырга җай тудырган иде, Зәки ник качты, ник?! Әллә егет аны күрмәде дисеңме? Күрде, бик әйбәт күрде, чөнки Зәмзәмия туп-туры аның алдында басып тора иде. Тукта, кабинасында ярдәмчесе дә утырмагандыр ич? Әлбәттә, Зәки ялгызы гына түгел иде, әлбәттә! Ничек кыз моны элегрәк уйламады соң әле? Ярдәмчесе кызны шәйләгәнче, ул тракторын кирегә бора да инде. Их син, җүләр Зәмзәмия, аяз көндә кабарган исәр болыт кебек, ике күзеңнән яшь коясың да яшь коясың. Үзең Зәкинең хәлләрен

    чамалыйсыңмы, ә? Кинәт кенә урман авызында сөйгән кызың пәйда булсын әле, акылыңнан шашарсың, билләһи!

    ...Көзгә кадәр «Тоба»да тормыш учагы сүнмәскә тиеш иде. Зәмзәмия, чокыр битен казып, кыш үргән бәрәңгеләрне чәчте. Бәрәңге бик тиз тишелде һәм базда үскән сыман нечкә сыйраклы озын сабаклар җибәрде. Аларны йолкып атып, суган орлыклары төртте.

    Көннәр шулай мәгънәсез шөгыль белән уза иде. Ә төннәрен ул авылга ешлады. Ник, нигә? – бит авыл аның җан ярасын тирәнәйтә генә иде. Әнә урам буйлап гармун тартып егетләр-кызлар җырлап йөри. Зәмзәмия алар арасына сыймый, Зәмзәмия ялгыз... Зәки дә клубка чыкмый икән. Фатыйма апа әнисенә зарланган: «Синең кызың калага качканнан бирле, улым хутсызланды, клубтан да, яшьләр уеныннан да бизде, ашый да йокл ый, зерә иртә картая», – дигән.

    Димәк, Зәкигә дә авыр. Аларның икесенә дә авыр!

    Ә беркөнне шыр исерек егет Зәмзәмияләргә килгән, һәм:

    – Бибинур апа, бәхетемне Зәмзәмия генә җимерде, ник ул мылтык күтәрде, ник Гыйният малайлары белән булышты, әйттем бит мин аңа, эләгешмә, күзләренә чалынма, дидем, өйләнешкәч бар да рәтләнә иде, – дип, күз яше белән елаган.

    Зәки авызына тамчы да аракы капмый, исеннән үк җирәнә иде. «Мин гаепле микәнни соң?! – дип өзгәләнде кыз. – Зәкине мин генә бәхетсез иттемме, йә? Күрәләтә йортыма ут элдертергә иде микән? Гыйният башкисәрләре кан исенә котырган иде бит инде! Аларны бары тик көч белән генә туктатып була иде».

    Әнисе исә егеткә болай дигән:

    – Зәкиулла улым, Зәмзәмия белән күрешеп сөйләш син. Ике арагызда йөрәкләрегезне телгәләп рәнҗү йөрмәсен.

    Егетнең күзләре шарланган. «Мин рәзве сөйгәнемә дошман, Бибинур апа?! Басу капкасына җитсәм – Гыйният куштаннары чабуыма тагыла. Кая барасың да кая барасың, янәмәсе. Зәмзәмияне тоттырсам – каргап үтерерсең. Көзгә кадәр ничек тә чыдыйк», – дигән ул. «Ичмасам хат яз, үзем илтәм», – дигән әнисе. Егет: «Сүзем хатка гына сыймый», – дип кул гына селтәгән.

    Көз Каф тавы артында түгел икән. Ул канатларын җәйде дә, очына-очына, урман-басуларга сары буявын сипте.

     Зәмзәмия иртә-кич Зәкине көтте. Ә авыл тарафларыннан хәбәр юк та юк иде. «Мин авылга китсәм, Зәки монда килеп аймылышсак?» – дип, икеләнеп, ул гел «Тоба»да утырды. Гаҗәп, инде өч атна әнисе дә күренми иде.

    Йөрәк төтенсез дөрләп яна, башта мине пешереп уй кайный иде, кыз, сабырлыгын җуеп, караңгы төндә өскә менде...

    Әнисе авырып түшәктә ята иде.

     – Хәлләнүгә, яныңа бараем, кызым. Каһәр суккан чир тәнгә чат ябышты, күлмәк түгел, салып кына атар иең дә.

     – Мин генә авыруга сабыштырд ым сине, әни. Себергә озайсак – тынычланыр идең инде. Тик бу пошмас Зәки нәрсәдер суза әле.

     – Кызым... – Әнисе терсәгенә таянып башын күтәргән иде, ухылдап кире ауды. – Уф, кызым... Синең кайгыдан гына түшәккә егылдым. Аулда бит... туй.

     – Кем өйләнде, әни?

    – Барыбер әйтәсе сиңа. Зәкиулла...

    Гүя идән аска убылды да, Зәмзәмия әз генә упкынга мәтәлмәде.

    Дәвамы бар.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: