Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүрелеләр үзара салым программасыннан канәгать

Акбүре авыл җирлегендә үзара салым акчасы дүртенче ел бер кешедән 400 сум күләмендә җыела. Җыелган сумманың күп өлеше ел саен авыл эчендәге юлларны тәртипкә китерүгә тотыла.


2019 елда үзара салым акчасына түбәндәге эшләр планлаштырылган:
- Октябрь урамы буенча юлны норматив хәлгә китерү;
- кышын юлларны кардан чистарту;
- су белән тәэмин итү буенча оператор хезмәте өчен түләү;
- Сөлчәбаш авылында су башнясын (скважина) ремонтлау һәм төзекләндерү.
   Бүгенге көндә Октябрь урамы буенча планлаштырылган эшләр башкарылган, су белән тәэмин итү операторына хезмәт өчен ай саен түләнә. Хәзер су башнясын ремонтлау эшләре бара.
 Октябрь урамына республика программасы буенча өстәмә рәвештә 800 метр арада вак таш салынган.
2020 елда үзара салым буенча план төзелгән инде:
- Комсомол урамы буенча юлны яхшырту;
- кышын юлларны кардан чистарту;
- су белән тәэмин итү буенча хезмәтләр өчен түләү;
- Сөлчәбаш авылындагы су башнясы территориясен ремонтлау һәм төзекләндерү.
Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча бурычлар ничек хәл ителгән соң, шул турыда авылда яшәүчеләрнең үзләреннән сорыйбыз.
Әнвәр Юнысов. Акбүре авылы - Октябрь урамы буйлап хәзер юл менә дигән. Минем җиңел автомобилем бар - йөрергә кирәк, сүз дә юк, җәяү дә йөрергә кирәк, шулай булгач, яхшы юл-зур эш.  Урам башында юл төзүчеләр бөтен техниканы төнгә минем сак астына калдырдылар, шулай булгач, монда минем дә катнашым бар. Үзара салым-менә дигән программа. Күптән түгел җыелышта мин үзем бер кешедән 500 сум акча җыю өчен чыгыш ясадым. Элек кышын көн саен трактор яллап юлны чистарттыра идем - чыгып китәргә кирәк бит. Ә хәзер борчыласы юк, һичшиксез, чистарталар. Үзең яллау кыйммәткә чыга: эзләргә, сорарга, ягулыкка бирергә кирәк. Шуңа күрә миңа 500 сум кызганыч түгел. Бу программаны туктатмасыннар гына.
Дания Ногманова, Сөлчәбаш поселогы. - Программадан канәгать. Вәгъдә иткәнчә, барысын да вакытында эшлиләр. Хәзер водокачкага җыялар, бездә ул иске. Ремонтка да, коймага да тотачаклар, диделәр. Юллар гел чистартылып тора. Авыл җирлеге башкарма комитетына һәм акча җыючы барлык халыкка рәхмәт. Хәл ителгәнчә тапшырырга риза, чөнки эшләр күзгә күренә. Без канәгать.
Рәсемдә: Акбүре авылында Октябрь урамы буенча яңа юл.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев