Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алар сәламәт тормыш рәвеше яклы

    Шушы көннәрдә районыбыз мировой судьясы Айрат Сафин Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

    Суд берләшмәсе тормышында актив катнашканы, суд эшләрендә гадел хөкем чыгарып, эшен намуслы башкарганы өчен Департамент исеменнән Рәхмәт хатын район суды рәисе Равил Закиров тапшырды.
    Ул район суд берләшмәсе районның җәмәгать тормышында актив катнашуын, барлык хезмәткәрләрнең сәламәт тормыш рәвеше алып баруын, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүләрен билгеләп үтте.
    Федераль судья Алсу Сәхәбиева (теннис), район суды администраторы Олег Зевакин (чаңгы), белгеч Артем Абрамов (теннис) даими рәвештә район ярышларында катнашалар, Равил Закиров үзе шахмат буенча Федерация рәисе булып тора һәм шушы акыл белән башкарыла торган уенны менә дигән итеп уйный. Ә мировой судья Айрат Сафин чаңгы, хоккей һәм мини-футбол белән мавыга (Татарстан судьялары командасы составында алар мини-футбол буенча Идел буе федераль округында 1 урынны яулаганнар).
    Район суды хезмәткәрләренең 2015 елда "Фемида - в содружестве муз" дип аталган сәнгать иҗатының I республика конкурсында актив катнашуларын да билгеләп үтәсе килә.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: