Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авылда тормыш дәвам итә

12 февральдә Петропавел Бистәсендә булып үткән халык җыенында авыл җирлегенең 2014 елдагы эшләре һәм 2015 елга билгеләнгән бурычлар каралды.

Авыл җирлеге башлыгы Светлана Дворецкая җирле власть органнарының эше турында отчет белән чыгыш ясады. 2014 елда АҖ-дә гражданнардан үзара салым җыю буенча референдум үткәрелгән. Петропавеллылар барлыгы 94 мең сум акча җыйганнар, шуңа өстәп республика бюджетыннан дотация бирелгән - барлыгы 467 мең сум. 300 меңе суэтем башняны ремонтлауга, калган өлеше урамнарны яктыртуга тотылган.
Беренче җыендагы күпчелек сораулар 2014 елда хәл ителгән (барлыгы 3 җыен үткәргәннәр). Йолдызлы урамында каты түшәмәле юл төзү мәсьәләсе ачык калган (бу эшне 2015 елда үзара салым акчалары хисабына башкарырга телиләр). Республика программалары буенча 2014 елда Үзәк урамдагы суүткәргеч (1,6 км) алыштырылган, 46 урам яктырткычлары куелган, 12 км оптик-сүсле элемтә кабеле сузылган. 2015 елда тагын 3 урамда суүткәргечләр алыштыру, Бистәдә яңа ФАП төзү, Петропавел урта мәктәбенә капиталь ремонт үткәрү һәм "Авария хәлендәге торак" программалары буенча йорт төзү планлаштырыла.
Үзкеремнәр буенча план 2014 елда арттырып үтәлгән, 837 мең сум урынына 1218 мең сум җыелган. Физик затлар (ШЯХ һәм пайлар), "Кулон" Агрофирмасы" ААҖ һәм "ТроицкАгро" ҖЧҖ-ләр төп җир салымы түләүчеләр булып торалар.
Соңгы араларда авылдан шәһәргә киткән халык, пенсиягә чыккач, кире авылларына кайта һәм йорт төзергә җирләр ала. Туган авылларында калырга теләк белдергән яшьләр дә бар. Соңгы 5 ел эчендә Бистәдә яшәргә 42 гаилә күченеп кайткан.
-Һичшиксез, безнең авылда тормыш дәвам итәчәк. Бу уңай динамика безгә киләчәк турында уйларга хокук бирә, - диде Светлана Дворецкая.
Халык авылны төзекләндерү турында үзе кайгырта: йорт тирәләрен тәртипкә китерәләр (хәзер 89 йортның алды ясалган), зират, чишмә тирәләрен тазарталар. 2015 елда авыл җирлеге территорияләрен яшелләндерү эше дәвам иттереләчәк.
Авыл җирлегендә 295 йортның 252 сендә мал асрыйлар: 319 баш МЭТ (шуның 128 башы - сыерлар), 15 ат, 314 дуңгыз, 104 баш сарык һәм кош-корт исәпләнә. Тик терлекләр ишәергә күренми, халык ШЯХ дә түгел, ә АҖ территориясендә һәм читтә булган нефть тармагында эшләүне өстенрәк күрә. Шулай да маллар санын киметүгә юл куелмаган.
-Халыкта җиңел автомобильләр саны арта, ә терлекләр саны элеккегечә кала, димәк табышның башка чыганаклары бар, - дип тәнкыйтьләде халыкны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, шәхси хуҗалыклар үсешенең йомшак булуын искә алып. - Хәер, районда петропавеллылар авыл җирлекләре арасында уртада үзе, тик алдынгылардан калышмаска кирәк.
Әлбәттә, авылда 10 ар баш сыеры, 2-3 әр тракторы булган хуҗалар да бар. Нәкъ менә шундыйлар Казанда үткән ярминкәләрдә актив катнашалар да. Узган еллар белән чагыштырганда сөт күбрәк тапшырыла башлаган. 2014 елда 3 баш яки аннан да күбрәк сыер асраучы 4 гаилә районнан сөт саву аппараты алган, 2014 елда 22 кеше (планда 15) ШЯХ кредиты алган. АҖ территориясендә булган эре КФХ җитәкчесе Николай Скоков, мәктәп директоры Елена Гладкова һәм ФАП мөдире Валентина Быкова үз эшләре турында доклад белән чыгыш ясадылар. Авыл җыенында халык үз фельдшерына әйбәт эшләгәне һәм кайгыртучан мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. Республика программаларын тормышка ашыру һәм авылда социаль-икътисадый сәясәт турында Казаннан килгән кунак, ТР-да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.
Авыл китапханәчесе Нина Патрикеева, ФАП мөдире Валентина Быкова авылның җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен район башлыгының Рәхмәт хатларына, Бельковлар һәм Василивановлар - гаилә тормышы юбилярлары - бүләкләргә тиенделәр. Шулай ук 11 сыйныф укучылары бик матур клумба ясаган өчен, Лидия Демьяненко белән Агния Шабалина авылда актив тормыш алып барган өчен бүләкләр алдылар.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев