Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Барысына да әзер булырга!

10 март көнне авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия киңәшмәсен аның рәисе, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде. Киңәшмәнең темасы - "Язгы ташу - 2015".

Киңәшмәдә катнашучылар, җаваплы хезмәтләр җитәкчеләре район буенча кирәк булган язгы ташкынга каршы чараларны җентекләп карадылар. Архангел, Әдәмсә, Красный Октябрь, Ленино һәм Петропавел авыл җирлекләре башлыклары авыл җирлекләрендә язгы ташуга ничек хәзерләнүләре турында җиткерделәр. Кирәкле барлык чаралар күрелгән, су басу ихтималы булган очракта кешеләрне эвакуацияләү өчен барысы да әзер.
-Йомшап китәргә, кул кушырып утырырга һич кенә дә ярамый. Язгы ташу тиз арада башланырга мөмкин, шуңа барысына да әзер булу кирәк, - дип кисәтеп куйды Ринат Фәсахов.
-Гомумән район буенча язгы ташуга каршы чаралар планы 15 мартка эшләнеп бетеп, әзер булачак, - диде ГТХМ хезмәте җитәкчесе Рәшит Кыямов. -Гомумән алганда, район территориясендәге буалар торышы ярыйсы, шулай да профилактик карау үткәрү артык булмас, зарурлык туганда ремонт чаралары үткәрү дә кирәк. Язгы ташуга хәзерлек акты бар, урындагы җаваплы кешеләрдән торган оператив төркем булдырылган. Кирәк була калса, шартлату эшләренә дә заявка бирелгән.
-Гидротехник корылмаларны аерым контрольгә алырга, аларда суның дәрәҗәсен контрольдә тотарга кирәк, - диде Ринат Фәсахов. -Барлык авыл җирлекләрендә кешеләр күпләп җыела торган (күрерлек) урыннарда су басу куркынычы янаган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген (телефоннарын) аңлаткан белешмәлекләр урнаштырырга кирәк. Торак пунктларда су басу ихтималы булган зонада калган инвалидлар, авыруларны фамилияләп һәрберсен контрольдә тотарга, эвакуацияләү очрагы туганда, кешеләрне урнаштырган җирләрдә алар өчен тиешле шартлар тудырырга, кибетләрдә азык-төлек, өлкәннәр өчен тиешле дарулар запасы булдырырга, халыкны эвакуацияләү өчен йөзү чаралары хакында кайгыртырга, ут кабу очракларында янгын сүндерү техникасына юл ачуны тәэмин итәргә кирәк, - диде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Леонид Богомолов терлекчелек фермаларының су басуларга каршы сакланышы, су басу куркынычы булган очракта башкарыласы чаралар турында сөйләде.
Ринат Фәсахов игътибарны хәвеф-хәтәр зонасында булган барлык трансформатор станцияләрен, КНС-ны исәпкә алуга юнәлтте. -Язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр туган очракта, вак-төяген дә исәпкә алып, барлык куркынычсызлык чаралары күрелергә тиеш, - дип ассызыклады Ринат Фәсахов.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев