Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Барысы да яхшы!» - бу Рәйсә әбинең яраткан сүзләре

17 июньдә Тубылгы Тау авылында яшәүче тыл ветераны Рәйсә Имаметдин кызы Әбүнәгыймовага 90 яшь тулды.


Рәйсә әби тумышы белән Әдәмсә авылыннан, ә бу авылда кияүгә чыкканнан соң 70 елга якын яши.

Ул үз йортында олы улы Мингариф һәм килене Нурия белән гомер итә. Рәйсә әби әле бик нык карчык. Нуриягә ике-өч көнгә шәһәргә китәргә кирәк булганда, әби өй эшләрен тулысынча үз өстенә ала: төшке аш әзерли, пироглар пешерә, савыт-саба юа, бройлерларны ашата. Күпьеллык хезмәт итү үзен сиздерcә дә, Аллага шөкер, аның сәламәтлеге сынатмый әле. «Оныкларым шәһәрдән кайткач, миңа бернинди мәшәкать тә калмый, һәр җирдә чисталык, барысы да әзерләнгән. Аның камыр ризыклары аеруча да тәмле, телеңне йотарлык», - дип сөйли Нурия.

Өйдә ял көннәрендә һәрчак зур компания: Мингариф, Нурия, аларның ике уллары кайта (икесе дә Төньякта эшли), ике оныкчыгы бар. Көллият укучысы 17 яшьлек Гүзәлне алып кайтыр өчен Нурия Яр Чаллыга бара, ә аның энесе Илһамны Чистайдагы кадет мәктәбеннән ала. Бу балалар өчен Рәйсә әби йорты чын туган йортка әверелгән. Диванда йомшак уенчыклар да байтак, болары инде әбинең иң кечкенә оныкларын көтә...

Мингариф белән Нурия туган авылларына Чистайдан җиде ел элек күчеп кайталар. Ике ел авырып киткән әтиләрен карыйлар, ул биш ел элек вафат булган.

Рәйсә әбинең бүлмәсе аерым, бик уңайлы. Биредә ул ял итә, намаз укый. Өстәлдә дини китаплар урын алган.

Үз балаларын да дингә хөрмәт белән тәрбияләгән, оныкларын да җәлеп итә.

Рәйсә әби үзенең уллары белән

Мингарифтан тыш, Рәйсә әбинең тагын өч улы бар. Мингали Питрәч районында яши, Минвагыйз - Тубылгы Тауда, Минвазыйх - Яңа Чишмәдә. Уллары һәм аларның балалары мәчеткә йөри, Минзаһир бабай да (Рәйсә әбинең ире) йөргән, уразада, хәтта тәмәке тартудан баш тарткан. Инвалидлыкны ул 70 яшендә, күз авыруы сәбәпле алган, 14 яшендә кулсыз калса да, комбайнда эшләгән, шул вакытта терсәгенә зыян килә. Шуңа да карамастан, барысын да эшли белгән. Хәтта, чалгысын җилкәсенә бәйләп, зур хуҗалыгы өчен печән дә чапкан. 50 ел яраткан шөгыле - умартачылык белән шөгыльләнгән, китаплардан укып бу эшнең барлык нечкәлекләргә өйрәнгән.

Минзаһир бабай (уртада) хатыны һәм туганнары белән

Рәйсә әби белән алар 64 ел бергә яшәгәннәр, шуның 36 елы каенана белән. Зирәк хатын Рәйсәне күп нәрсәләргә, хәтта, итек басарга да өйрәткән. Икәүләшеп гаиләне киендереп, авылдашларының заказларына да ясаганнар. Йон бар, чөнки сарыкларны күп асраганнар. Балалар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен эшләгәннәр. Каенанасы үзе ялгызы гына биш бала тәрбияләп үстергән (ире фронтта һәлак булган). Рәйсәне үз кызы кебек якын күргән, яшь гаиләдә фикер каршылыклары булганда да, киленне яклаган. Еллар узгач, Рәйсә әби инде үзе киленнәренә яхшы каенана: «Алар миңа кызларым кебек», - ди. «Балалар, Аллага шөкер, эшне яратып үстеләр, - дип дәвам итә Рәйсә әби. - Суны коедан ташыдылар, малларны ашаттылар. Эшне ир-атлар һәм хатын-кызларныкына бүлешмәделәр: идәннәрне юдылар, ашарга да әзерләделәр. Хәтта тегәргә дә өйрәнделәр. Өйдә тегү машинасы бар иде. «Алар хәзер дә тегәләр», - дип өсти Нурия, - ирем чалбарны да үзе кыскарта». Рәйсә әби сатып алынган күлмәкне дә үзенең яраткан фасоны буенча үзгәртеп тегә әле. Уллары эшче белгечлекләрен сайлап, пенсиягә кадәр хезмәт иткәннәр: Мингариф - токарь, Мингали - шофер, Минвагыйз - комбайнчы, Минвазыйх - төзүче. Өчесе (кечкенәсеннән кала) лаеклы ялда һәм өченчесе - Минвагыйз лаеклы ялга чыккач та, эшләвен дәвам итә. Сүз уңаенда, Әбүнәгыймовлар гаиләсенең барлык өч буыны да малайларга бик бай. 10 онык арасында нибары өч кыз, оныкчыклар арасында да шулай.

Балалары һәм оныклары Рәйсә әбиләренең хәлен һәрчак белешеп торалар, гел шалтыраталар. Казаннан бер оныгы алданрак юбилей белән котларга кайткан, калганнары - тантана көнендә.

 

Гаиләдәге ир-атларның куллары оста булуы ата-ана йортының төзеклегеннән дә күренә. Анда хәзер бик күп уңайлы бүлмәләр, зур зал, бизәкләү эшләре дә заманча.

Дини китаплар укудан тыш, Рәйсә әби телевизор да карый. НТВ - хит, татар каналлары – «Мәйдан» һәм башкаларны ярата.

Кәрәзле телефоннан оныклары белән оста аралаша. Ә кайчагында Рәйсә әби Яңа Чишмәгә улына кунакка бара, ә Питрәчкә ераграк шул, Тубылгы Таудагы улы һәрчак аның янында. Аллага шөкер, «Мин яхшы яшим: кием-салым, ашарга ризык бар, мин ялгыз түгел бу бит үзе бәхет», - ди әби. Әлбәттә, яхшы тормыш – авыр сугыш балачагы өчен бүләк. Әтисен фронтка озаткач, Рәйсәнең әнисе (авыру булуы аркасында) авыр эшләрдә эшли алмый. Аның урынына колхозга балалары китә: 10 яшьлек Рәйсә һәм аның олы апасы яшүсмер кыз гына була әле. Алар «таякка» гына эшләгәннәр, ягъни хезмәт көннәренә акча түләнмәгән. Әниләре өйдә эшләгән, кечкенә улын караган, сыер сауган. Рәйсә 10 ел үгез белән ашлык, башка йөкләрне ташыган. Үгез усал булган - тыңламаган һәм кыю кыз аны, кирәк булган җиргә барсын өчен койрыгыннан, мөгезеннән тарткан. Кияүгә чыкканнан соң 30 ел бригадада төрле эшләрдә, пенсиягә чыгар алдыннан 6 ел мәктәптә техничка булып эшләгән. Гомуми хезмәт стажы 45 ел.

Рәйсә әби тормыштан зарланучы кеше түгел. Бала чагы авыр булса да (аннан соң да төрлесе була), ул беркайчан да зарланмый, һәрвакыт: «Барысы да яхшы!», ди. Теләсә нинди авыр хәлдә дә яхшы якларны күрергә тырышырга кирәк, дип саный ул. Узган елларына да үкенми: «Яхшы яшәдек, нәрсәгә дә булса зарлану гөнаһ булыр», ди.

Аралашу барышында озак яшәү серләре белән дә уртаклашты: «Сабыр, тыныч булырга, балалар, күршеләр белән тату яшәргә кирәк. Ходай Тәгалә дә бит кешеләр белән дус булырга, тирә-юньдәгеләргә игелек кылырга кушкан».

Юбилей көнендә Рәйсә әбине котларга авыл җирлеге башлыгы Фәнил Исмәгыйлов, АҖ башкарма комитеты һәм җирле клуб хезмәткәрләре килгән. Рәйсә әбигә бүләк тапшыргач, мәдәният хезмәткәрләре җырлар башкарганнар. Ә соңыннан кунаклар юбиляр һәм аның туганнары белән фотога төшкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев