Баш санын арттырганнар
"Зубов В.С." КФХ-да, дуңгыз фермасында узган ел янгын булуга да карамастан, дуңгызларның баш санын яңадан торгыза алганнар, монда яхшы артым алалар, янган бинаны кире үз хәленә кайтаралар.
10 ай йомгаклары буенча дуңгызларның баш саны 243 баш исәпләнелә, бу үткән елгы дәрәҗәдән 34 башка күбрәк. Төп 30 баш ана дуңгыздан 332 баш дуңгыз баласы алынган. Хәзергесе вакытта халыкка сату өчен 10-15 килограмм авырлыктагы 150 баш дуңгыз баласы бар. Дуңгызчылыкны яңадан аякка бастыру чорыннан алып фермер Владимир Зубов 1000 башка якын дуңгыз баласы саткан. Хәзер янгын булган урында яңа дуңгыз фермасы төзеләчәк, анда 60 баш ана дуңгыз асралачак. Дуңгызларның баш санын арттыргач, дуңгыз ите җитештерү арту гына түгел, ә халыкка дуңгыз балаларын сату мөмкинлеге дә булачак (дуңгыз балаларына барлык профилактик прививкалар да ясала). Ферма мөдире Андрей Фокеев (рәсемдә ул Владимир Зубов белән сулда) дуңгызларга яхшы тәрбия булуны тәэмин итә.
Евгений СТАРОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев