Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген, 26 гыйнварда, район юлларында «Тонировка» профилактик чарасы узачак

    Автомобиль пыялаларын тонировкалау ГОСТка туры килергә тиеш

    Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре 26 гыйнварда район территориясендә «Тонировка» профилактик чарасы үткәрәчәкләр.

    Тонировкаланган автомобильләр катнашында ЮТҺлар санының артуы борчу тудыра. Чаралар тонировкаланган пыяла аша начар күрү аркасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: