Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чабаксар авыл җирлегендә спортны яратучы пенсионерлар яши

Алар ел саен «Өченче яшь» спартакиадасында актив катнашып призлы урыннар яулый.

Быел да алар үзләренең спорт гадәтләренә тугры калганнар. Район ярышларында барлык медальләрне дә диярлек яулап, Казанда үткән финалда лаеклы чыгыш ясаганнар һәм тагын бер алтын медальгә ия булганнар.

 

Спорт – аның яшәү рәвеше

 

Җиңүчеләрнең берсе - Валерий Ильин - район ярышларында пуля белән атуда беренче урынны һәм Казанда дартс буенча алтын медальны яулаган. Валерий Егорович гомумән спортны ярата һәм аның белән теләсә кайсы яшьтә дә шөгыльләнергә кирәк, дип саный. Мәктәптә укыганда ул футбол уйный, техникумда ирекле көрәш секциясендә шөгыльләнә. Көрәш буенча 1 яшүсмерләр разрядын яклый, бөтенроссия яшүсмерләр ярышларында катнаша. Диплом алганнан соң бер атна үтүгә армиягә китә. Хәрби хезмәттә дә ату тренировкаларын бик ошата. Ул ераклыкны күз белән чамалауны ( глазомер) күнектереп, корал белән квалификацияле рәвештә эш итәргә өйрәнә. Рота командиры яңа кайткан автоматларны аттырып карауны нәкъ менә аңа тапшырган.

Армиядән соң Валерий Ильин инженер - технолог булып эшләгән, ә 1982 елда Чуаш Чабаксары мәктәбенә эшкә кергән. Тормыш иминлеге нигезләре (шуңа өстәп технология һәм физика) дәресләрен алып барган, читтән торып Алабуга педагогия институтын тәмамлаган. Мәктәптә «Яшь атучы» түгәрәге оештырган. Аның үтенече буенча, элекке укучы, бизнесмен Юрий Евлентьев түгәрәккә пневматик  винтовкалар һәм пневматик пистолетлар бүләк иткән. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан күп кенә элеккеге укучылары, түгәрәктә алган күнекмәләре өчен (ату, автомат сүтү, җыю һәм башка башлангыч хәрби әзерлек) укытучыга рәхмәтле булганнар. Валерий Егорович

 

35 ел балаларга белем биргән. Өч ел элек лаеклы ялга чыккач, «Өченче яшь» спартакиадасында актив катнаша башлаган. Спартакиаданың шашка буенча ярышларында, шулай ук АҖ пенсионерлары арасында шашка турнирларында да призер булган.

Аның сүзләренчә, Казанда яхшы нәтиҗә күрсәтү өчен, ул өендә  дротикларны мишеньга ату белән ныклап торып шөгыльләнгән. Әмма 1 урынны үз казанышы дип санамый, теләсә кайсы җиңүдә уңыш элементы да бар ди. Чуаш Чабаксарында яхшы спорт формасын ул гына түгел, башка пенсионерлар да сакларга тырыша. Валерий Егорович сүзләренә караганда, аларның күбесе кичләрен скандинавча яки гади йөрү белән шөгыльләнә.

Моннан тыш, язмабыз герое йортын төзекләндерүгә дә күп вакытын бирә. Хатыны белән тана, үгез асрыйлар, үрдәкләр үстерәләр, бакчалары бар. Җәен балык тотарга һәм кунакка кайткан оныклары белән  шөгыльләнергә ярата.

Валерий Ильин үз хуҗалыгында. Автор фотосы.

 

 ГТОның алтын значогына ия булган

 Шул ук җирлектә яшәүче Василий Тихонов районда дартс һәм скандинавча йөрү буенча 1 урынны алган. 23  район арасында йөзү буенча 14 урынны яулаган. Казанда «Өченче яшь» спартакиадасы финалына бик җитди әзерләнгән. Скандинавча йөрү ярышында лидерлар дүртлегендә медальгә барган. Тик...  Финишка якынлашканда, аның бер таягы бөгелгән, бу исә спортчының туры арка белән бару мөмкинлеген юкка чыгарган. Әмма ул, судьялар аны үзләре дистанциядән төшергәнчегә кадәр көрәшне дәвам иткән.

68 яшендә Василий Мурзич спорт белән бик җитди һәм мавыгып шөгыльләнә. Бу - герләр, штанга, скандинавча йөрү, чаңгы һәм бигрәк тә йөгерү. Казанда финал ярышларында әлеге спорт төренең булмавы аның өчен бик кызганыч булган. Моннан тыш, 2019 елда ул Түбән Камада ГТО нормативларын алтын значокка тапшырган. ГТО оештыру комитеты рәисе исеменнән Рәхмәт хатыннан тыш, спорт уңышлары өчен аңа район башлыгы Вячеслав Козловтан да  икенче Рәхмәт хаты тапшырылган. «Өченче яшь» спартакиадаларында Василий Мурзич 10 елга якын, хатыны Роза Николаевна белән туган ягына - Чуаш Чабаксарына кайтканнан бирле катнаша. Алар икесе дә Чуашстанда Чабаксарның «Химпром»ында эшләгәннәр һәм 50 яшьтә пенсиягә чыкканнар. 

 

- Спорт белән  ул монда күченеп кайткач шөгыльләнә башлады,- дип сөйли хатыны Роза Николаевна (кызганычка каршы, без хуҗаның үзе белән күрешә алмадык), - нинди генә спорт төренә алынса да, аның барысы да килеп чыга. Элегрәк Сабантуйда герләр дә күтәрә иде. Райондагы төрле ярышларда яулаган медальләр, грамоталар һәм дипломнар белән стеллаж тулды. Әмма иң кадерле бүләге, әлбәттә, ГТОның алтын значогы. Мин үзем дә аның артыннан «Өченче яшь» спартакиадасына тартылдым. 2018 елда дартс, ә 2019 елда шашка буенча 1 урынны алдым. Җиңү яулау бик ошады. Шашка һәм шахматны балачактан уйныйм.  Без кечкенә чакта, әни өй турнирлары оештыра иде. Чуашстанда, туган авылымда алар буенча даими рәвештә турнирлар үткәрелә. Мин монда да оештырырга тәкъдим иткән идем…

Ул Василий Мурзичның үз йортының тырыш хуҗасы булуын да сөйләде. Хуҗалыкта өч үгез, дуңгыз баласы, тавыклар бар. Ике сыерлары да булган, әмма лейкоз аркасында аларны тапшырырга туры килгән. Благодаровкадагы иске йорт, хуҗалар тырышлыгы белән  заманча уңайлы йортка әверелгән. Җәен алар анда Чуашстаннан кайткан кызларын һәм оныкларын кунак итәләр. Кыскасы, актив пенсионер барысына да өлгерә, чөнки физкультура һәм спорт көч һәм сәламәтлек өсти.

 

 Роза Николаевна иренең дипломы белән.  Автор О.Иванова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев