Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Эшлекле атна

Район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмә-планеркада көнүзәк мәсьәләләр каралды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов коммуналь хезмәтләргә түләү торышы турында мәгълүмат бирде, усал ният белән түләмәүчеләрнең фамилияләрен атады. Араларында ай саен хезмәт хакы алып торган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр дә бар. Бурычларын түләмәгән очракта судка дәгъва биреләчәк.
Мәшгульлек үзәге директоры Резедә Хөснуллина 2014 елда шушы учреждениенең эш нәтиҗәләре турында сөйләде, ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова да эш турында исәп-хисап тотты (тәфсилләбрәк алдагы саннардан укый аласыз).
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов район эшмәкәрләренең Казан шәһәрендә үткән ярминкәдә катнашулары хакында сөйләде. Ярминкәдә 4 тоннадан артык ит, бер тонналап сөт һәм 1,3 млн.сумлык сөт ризыклары сатылган. С.Баранов биргән мәгълүматларга караганда, сөт 2014 елдагыдан 9 тоннага күбрәк (116%) сатыла. Сөтнең майлылыгы югары булганга (3,8%) хуҗалыкларга көн саен 7,5 тонна сөт өстәп языла. Атна дәвамында "Зубов В.С.", "Козлова М.И." һәм "Вәлиев Ф.Р." КФХ әйбәт артым алганнар.
Район башлыгы Вячеслав Козлов кибетләрдә товар бәяләре мониторингы мәсьәләләренә кагылды (бәяләр атна саен тикшерелергә, социаль әһәмияткә ия продуктларга бәяләрне нигезсез күтәрүгә юл куелмаска тиеш), учреждениеләр һәм оешмалар территорияләрен төзекләндерү, тазарту һәм җыештыру эшләрен башлау зарурлыгына тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев