Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә капиталь ремонттан соң район мәдәният йортын ачу тантанасы булды

Яңартылган район мәдәният йорты заманча һәм бик матур.

Мәдәният йортын ремонтлау - авылның хәзер һәм алга таба да үсеш алуын аңлата, чөнки әлеге мәдәният объекты һәрвакыт авыл һәм район тормышының үзәге булып тора, анда җыелышлар, референдумнар, бәйрәмнәр, фестивальләр, кино күрсәтү, чыгарылыш кичәләре, Яңа ел чаралары һәм башкалар уза.

Үзәкләштерелгән клуб системасының 2021 елда ПАО «Татнефть» грантлар конкурсында җиңүеннән соң, 25 миллион сумлык грантка ия булуы мәдәни-ял учреждениесен ремонтларга мөмкинлек биргән. Байтак кына яңчишмәлеләрнең хыялын «Континент» төзелеш компаниясе тормышка ашырган.

Грант акчалары бинаның фасадын керамогранит белән тышлауга, түбәне өлешчә ремонтлауга, клубта яңа витражлар һәм керү төркемнәрен урнаштыруга, Үзәк китапханәне һәм Балалар иҗаты үзәген ремонтлауга сарыф ителгән. Отмосткалар ремонтланган, бөтен бинада электр һәм янгын вакытында автоматик рәвештә сигнал бирүче системалар алыштырылган. Төзелеш компаниясе үз эшен сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыккан.

Район мәдәният йорты бинасын ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов һәм аның урынбасары Александр Еронтьев, шулай ук бинаны капиталь ремонтлау проектын гамәлгә ашыручы төзелеш компаниясе директорының урынбасары Нәфис Гайфетдиновлар катнашты.

Нәфис Гайфетдинов район җитәкчелегенә һәм Үзәк клуб системасы директоры Валентина Семенякка хезмәттәшлек итүләре һәм кайбер оештыру мәсьәләләрендә вакытында ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев