Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Исәпләү үзгәрде

2019 елның 1 апреленнән пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү үзгәрде.Бу мәсьәләне аңлатуны сорап без клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек.


- Лилия Наилевна, яңа кагыйдәләр буенча пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу ни дигәнне аңлата?
- Бу индексацияләү нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең һәм айлык акчалата түләүнең агымдагы күләменә түгел, ә төбәктә социаль өстәмә хисабына пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз.
Элегрәк түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча башкарылды, шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттырды һәм социаль өстәмә күләмен пропорциональ рәвештә яшәү минимумына кадәр киметте. Мондый тәртип индексацияләүдән соң да пенсионер тарафыннан алына торган түләүләрнең күләме үзгәрешсез калуына китерде.
Искәртеп узам, гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% - ка индексацияләнде, февраль аенда 4,3% - ка ай саен акчалата түләүләр индексацияләнде, апрельдә дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр 2% - ка артты.
Узган индексацияләүләр нәтиҗәсендә пенсияләрне  һәм айлык акчалата түләүләрне арттыру яңадан каралачак һәм майдан башлап яңа күләмнәрдә билгеләнәчәк.
- Май аенда өстәмәгә кем исәп тота ала?
- 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә түләү хокукына 2018 елның 31 декабренә пенсиягә федераль социаль өстәмә алу хокукына ия затлар ия. Әлеге үзгәрешләр 308 Яңа Чишмә кешесенә кагылачак.
- РПФ га гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкме һәм үзең белән нинди документлар булырга тиеш?
- Түләүләрне яңадан исәпләү гариза бирми генә башкарыла, шуңа күрә пенсионерларга РПФ га мөрәҗәгать итәргә һәм нинди дә булса гариза бирергә кирәкми.
Әйдәгез, пенсия күләме 7178,51 (пенсия 5105 һәм ЕДВ 2073,51) тәшкил итсә, яңа кагыйдәләр буенча өстәмә түләүне ничек исәпләргә кирәклеген конкрет мисалда карап үтик.
7178,51 сум пенсия күләме Татарстан Республикасында 2019 елга билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк - 8232 сум, шуңа күрә алучыга федераль социаль өстәмә түләү (ФСД) 1053,49 сум билгеләнгән.
Иске исәп - хисап буенча 2019 елның 1 гыйнварыннан 7,05 % ка индексацияләүне исәпкә алып, пенсия күләме - 359,90 сум = 5464,90 сум тәшкил итә, ЕДВ күләме 4,3 % ка индексацияләүне исәпкә алып – 89,16 сум = 2162,67 сум тәшкил итә. 
Пенсионерның кереме 5464,90 сум пенсия + 2162,67 сум ЕДВ = 7627,57 сум, бу элеккечә минималкадан азрак. Алучыга тагын социаль өстәмә билгеләнә, әмма инде азрак күләмдә – 604,43 сум. Шулай итеп, пенсия арткан, тик пенсионер моны тоймаган, чөнки пенсия күләме элеккечә яшәү минимумыннан түбән
Яңа кагыйдәләр буенча социаль өстәмә түләү кимеми, башта пенсия күләме 2019 елның 1 гыйнварыннан 7,05 % ка арта- 359,90 сум, аннары – 2019 елның 1 февраленнән ЕДВ 4,3 % ка – 89,16 сум һәм социаль өстәмә түләүнең элекке күләме (1053,49 сум) кушыла. 2019 елда пенсионерның яңа тәртип буенча гомуми кереме  5105,00 + 359,90 +2073,51 + 89,16 +1053,49 = 8681,06 сум тәшкил итә.
Арту - 449,06 сумга (иске тәртип белән чагыштырганда).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X