Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Кадерле ветераннарыбыз

Сугыш тәмамлануга 76 ел узгач та исән фронтовиклар белән аралашу зур бәхет.

Алар безнең рәхмәт сүзләрен, ә без аларның сугыш, Җиңү турындагы хәтер-хатирәләрен ишетәбез. Бу, барыннан да элек, Россиянең чираттагы буыны өчен мөһим. Сугыш турында китаплардан, дәреслекләрдән, Интернеттан белү бер нәрсә, әмма Бөек сугышларда катнашучының һәр сүзен ишетү һәм игътибар итү бөтенләй башка нәрсә. Тере аралашуны берни белән дә алыштырып булмый. Бары тик бер генә ветеран исән булса да, буыннан - буынга күчү саклана. Ә бездә алар бишәү! Алар барысы да өлкән яшьтә дә актив, күтәренке күңелле, тормыш сөючән һәм аралашучан.

96 яшендә дә актив әле

Тубылгы Тау авылыннан ветеран Хәниф Зарипов 1942 елдан башлап бөтен сугышны үткән.

256 Кызыл Армия дивизиясе составында Ленинград, Мурманск, Балтыйк буе, Белоруссия, Польшаны азат иткән. Җиңүне Германиядә каршы ала һәм тагын өч ел авиаполкта хезмәт итә. Ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен», «1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Туган авылына кайтканнан соң төзүче, аннан соң колхозда кассир булып эшли. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ветераныбыз әле дә актив. 10 елдан артык аның турында кызы Мәдинә кайгырта. Моннан тыш, күршедә генә улы Рәис яши (улының берсе күптән түгел - 2020 елның декабрендә вафат булган). «Әти сәламәтлегенә зарланмый, - ди Мәдинә. - Беркайчан эчмәде һәм тартмады, һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барды». Хәниф абый 20 ел Тубылгы Тау авылы имамы булып тора. Ул хәзер дә атна саен мәчеткә йөри, хәтта мәдрәсәдә гарәп язуын һәм гарәп телен җентекләп өйрәнә. Өйдә булганда, намазны калдырмас өчен, сәгатькә генә карап тора, ураза тота. Дини китаплар, шулай ук газеталарны (шул исәптән район газетасында) укырга бик ярата, телевизор карый. Аның сүзләренә караганда, Ходайга ышану һәм догалар уку аңа һәрчак ярдәм итә. Хәниф ага һәрвакыт мәктәптәге чараларга йөри һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ветеранга Яңа Чишмә РҮХдә операция ясаганнар, ул инде өенә кайткан һәм үзен яхшы хис итә. 10 сентябрьдә Хәниф Зарип улына 97 яшь тула. Олы яшьтә дә ул безнең өчен үрнәк булып кала.

Йөз яшькә кадәр яшәргә вәгъдә итә

Красный Октябрьдә яшәүче Макишев Иделбай агага 27 мартта 98 яшь тулган.

Бистәдә ул өч ел ярым яши инде. Әстерхан өлкәсендә туган, һәрвакыт шунда яшәгән һәм эшләгән, аннан 1940 елда вербовка буенча Себердә тимер юллар ремонтлауда эшләгән. 1941 елдан Ерак Көнчыгыш фронтында химия гаскәрләрендә хезмәт итә, чикне һәм стратегик тимер юл узелларын дошман диверсияләреннән саклаганнар. Сугыштан соң 48 ел Әстерхан шәһәрендә тимер юлда механик булып эшли. «Японияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Иделбай ага оныгы Эльмира гаиләсендә яши. Ветеранның күзләре күптәннән күрмәсә дә һәм инвалид коляскасында гына йөрсә дә, ул туганнарының җылысын, игътибарын тоеп яши. Әстерхан өлкәсендә дә Иделбай аганы онытмыйлар: тимерюлчыларның ветераннар Советыннан шалтыраталар, бәйрәмнәр белән котлыйлар, открыткалар җибәрәләр, ничек яшәве белән кызыксыналар. 90 яшьлек элеккеге хезмәттәшләре: «Анда безнең Илюша ничек яши?», дип сорыйлар. Оныкчыклары ике атна саен кайталар һәм Эльмирага бабаларын карарга булышалар. Ул аларны сагына, «Тагын кайчан кайталар?» - дип кенә тора. Аңа яшьләр белән аралашуы да ошый. Ветеранның аларга сөйләрлек сүзләре бар: ул үз тормышындагы барлык вакыйгаларны, шул исәптән сугыш турында да яхшы хәтерли. Бер ел элек аңа югалту ачысын да сынап карарга туры килә: 1 июньдә бердәнбер кызы Роза вафат була. Шулай ук шатлыклы вакыйгалар да булган: бер ел эчендә өч оныкчыгы туа. Авыру булуына да карамастан, ул оптимист булырга тырыша, үзенең йөзьеллыгын каршыларга вәгъдә итә, тик аңа кадәр әле күп шул, ди. Аңа үз вәгъдәсен үтәвен телибез, хәер, ветеран өчен йөз ел чик түгел.

Тормыш дәвам итә…

Минкәев Гарифулла Хәлиулла улы 1944 елның декабрендә фронтка алына.

Көнбатыш фронтта сугыша, элемтәче була. Җиңүне Чехословакиядә каршылый, аннары ике ел ярымга Болгариягә, аннан соң өч елга Румыниягә күчерелә. Гомумән алганда, армиядә җиде ел хезмәт иткән. «Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Туган ягы Акбүрегә кайткач, Гарифулла ага озак еллар элемтәче-монтер булып эшли. 1990 елда Уфа шәһәренең Диния нәзарәтендә ислам нигезләре буенча имтиханнар тапшыра һәм 22 ел үз авылында имам була. Хатыны Мингаян белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. 9 июньдә Гарифулла агага 94 яшь тула. Кызганычка каршы, Гарифулла Хәлиулла улы бер ай элек тол калган. Яраткан хатыны Мингаян апа, каты авырудан соң, аларның бергә яшәүләренә 70 ел туларга бер ел кала вафат була. Әлбәттә, ветеран аны нык юксына, чөнки ул аның тормышында төп таяныч булган. Тик ул ялгызы гына яшәми, уллары яки кызлары бер-берсен чиратлап алмаштырып, һәрчак аның белән булалар. Элек тә балалары әти-әниләрен ташламаганнар, яннарында торганнар. «Үзен генә калдырмыйбыз, хәзер аңа авыр бит, - ди кызы Миннафа. - Шәһәргә китәргә кирәк булганда, социаль хезмәткәр Гүзәл төнгә кала. Ул - безнең күршебез. Әти үзен ярыйсы хис итә. Телевизор карый, бигрәк тә яңалыкларны ярата, газеталар, дини китаплар укый, биш вакыт намазны калдырмый. Яшьлекне, балачакны еш искә ала. Яхшы һава торышында ишегалдына чыга. Көз көне бәрәңге җыйдык, әти дә чыкты, булышасым килә, ди. Тик без аңа рөхсәт итмибез, аның кан басымы бит. Әти үз йортын ташлап китәргә теләми, аның бөтен тормышы шул йорт белән бәйләнгән».

Актив ветеран

Григорий Иванович Быков 1951 елдан алып Украина милләтчеләренең бандоешмаларын юк итү буенча хәрби операцияләрдә катнашучы гаскәрләрнең махсус төркеме составында Львов шәһәрендә хезмәт итә.

Районда шундый ике ветеран бар: ул һәм Зирекле авылыннан Мансур Габбас улы Габбасов. Украинадан соң Григорий Иванович яшерен объектны – уран шахталарын саклау буенча Германиядә хезмәт иткән. Туган ягына - Петропавел Бистәсенә кайткач, пенсиягә кадәр колхозда шофер булып эшләгән. «Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 17 гыйнварда Григорий Иванович һәм аның хатыны Нина Петровна гаилә тормышының 65 еллыгын билгеләп үткәннәр. Ике улы һәм бер кызы чиратлашып кайталар: ризык әзерлиләр, җыештыралар, юалар. Ветеран үзе кибеткә йөри. Шуңа күрә алар социаль хезмәткәрдән баш тартканнар. Олы яшьтә булуына карамастан (киләсе елда Григорий Ивановичка 90 яшь тула), ул үзен яхшы хис итә. Күзләренә зарланса да, яраткан шөгылен – балык тотуны ташламый. «Узган ел йөрдем. Быел да барасы килә, әмма соңгы елларда әлләни эләкми. Барлык яңалыклардан хәбәрдар булу өчен телевизор карыйм, китаплар укыйм. Бакчада бәрәңге һәм башка яшелчәләр утыртабыз. Балалар булыша инде. Тавыкларыбыз бар». Григорий Иванович мәктәптә узган барлык патриотик чараларда да була. Балалар аның хәрби хезмәт, атышулар, засадалар, кулларына корал тотып хуторда качып яткан бандерачылар һәм башка бик күп вакыйгалар турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңлыйлар.

«Безне онытмаулары өчен рәхмәт»

Ветеран Габбасов Мансур Габбас улы - Григорий Ивановичның яшьтәше.

Ул да 1951 елда чакырыла һәм Көнбатыш Украинадагы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. - Өч ел эчендә куркыныч мизгелләрне байтак тойдык. Карпат тауларына менеп, «бандерачылар»ны эләктердек. Һәрчак коралланып йөрдек, - дип искә ала ул. Армиядән соң Мансур Габбас улы туган авылына кайта. Кырчылык, төзелеш бригадалары бригадиры, механизатор булып эшли. Өч тапкыр «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе, ветеран буларак юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хатыны белән дүрт ул тәрбияләп үстерәләр. Мансур Габбас улы күптән тол калган, үз йортында яши. Өч улы да (берсе берничә ел элек вафат булган) кайтып йөри, алар якын-тирәдәге шәһәрләрдә яшиләр. Әтиләренә азык-төлекләр алып кайталар, бәрәңге, суган, кишер утырталар, җыештыралар, чистарталар. Мансур абый дистәдән артык тавык асрый, үзе генә калганда да йорт тирәсен тәртиптә тота.  «Газеталар укыйм, телевизор карыйм, - ди Мансур абый. - Сәламәтлек картларча инде. 90 нчы китте бит. Бүген РҮХдән табиблар килеп, хәл-әхвәлне тикшерделәр. Кан басымы әйбәт. Менә Президентыбыз һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләк алып килделәр. Безне онытмаулары өчен рәхмәт».

Хөрмәтле, яраткан ветераннарыбыз! Сезне онытырга мөмкин түгел! Сез безнең хакка күпне күрдегез, күпне кичердегез. Сез - чын титаннар, 20 нче гасырның чиктән тыш зур сынауларын җиңеп, бүгенге көнгә кадәр исән-сау яшисез һәм сау-сәламәт булыгыз. Безгә матур тормыш бүләк итүегез өчен рәхмәт сезгә. Сез безнең өчен бар нәрсәдә үрнәк булып торасыз!

Ольга Иванова әзерләде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X