Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Картлар йортындагы проблемалар тикшерелде

    Үткән атна азагында Яңа Чишмәдә "Кадерле ветераныбыз" республика социаль-гуманитар проектын тормышка ашыруга багышланган Инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортта (ДИПИ) Күзәтчелек итү һәм Попечительлек Советларының киңәйтелгән утырышы булып узды.

    Утырышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, район башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Яңа Чишмә ДИПИ-ның Попечительлек Советы әгъзасы Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, республика ветераннары Советы рәисе Хәбир Иштиряков, ДИПИ-ның Күзәтчелек итү һәм Попечительлек Советлары әгъзалары катнашты.
    Утырыш башланганчы алар Картлар йортында булып, капиталь ремонтның барышы һәм ветераннарның яшәү шартлары белән таныштылар.
    -Бу республикада безнең җиденче күчмә утырыш үткәрүебез, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова. -"Кадерле ветераныбыз" проектының максаты һәм бурычы - Картлар йортында уңайлыклар тудыру, хезмәт күрсәтү һәм карау сыйфатын яхшырту. Кызганычка каршы, Татарстанда 145 сугыш ветераны, һәлак булган һәм вафат булган сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары яши. Һәм без ничек булса да аларның тормышларын ямьләндерергә тиешбез.
    -"Кадерле ветераныбыз" проекты кысаларында безнең районда байтак эш эшләнә, - диде үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов. - Картлар йортында яшәүчеләр игътибар һәм кайгырту тоеп яшиләр, хәзер монда республика бюджеты акчаларына капиталь ремонт бара. Мөхәммәтвәли Хөснетдинов зур ярдәм күрсәтә, моңа без бик тә рәхмәтле.
    Проект кысаларында район эшмәкәрләре һәм учреждениеләр Картлар йортына матди ярдәм күрсәтәләр, байтак кына картиналар, сәгатьләр сатып алынган, суыткычлар, келәмнәр, тәрәзә пәрдәләре, өстәлләр, тумбочкалар һ.б. пәйда булган. Ярдәм күрсәтү буенча акция дәвам итә.
    Картлар йорты директоры Наталья Шилова информациясеннән соң аңа социаль туризмны үстерү, махсус күтәрткечләр һәм чакыру төймәләре сатып алу өчен үзебезнең күренекле якташларыбыз һәм башка иганәчеләрнең химая акчаларын җәлеп итү буенча тагы да конкрет эшләү кирәклеге тәкъдим ителде.
    -Реабилитация җиһазлары җитештерү проблемасын да хәл итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова. -Без нефтьчеләр ярдәменә дә исәп тотабыз. Ә Картлар йорты персоналының һәм Күзәтчелек итү Советының эшләрен җанландырырга һәм көчәйтергә кирәк, Картлар йортындагы проблемаларны яктыртуда җирле газета да читтә калырга тиеш түгел.
    Утырыш азагында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева химая ярдәме өчен Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды, ә Вячеслав Козлов химаячеләр Мөхәммәтвәли Хөснетдиновка, Камил Хәйруллинга, Любовь Гульковага һәм Михаил Шешолинга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
    "Бердәм Россия" БСП ТРБ исеменнән Картлар йортына-телевизор, район суды һәм эчке эшләр бүлегеннән - микродулкынлы мичләр, ә ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов Картлар йортында яшәүчеләр өчен җылы пледлар тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: