Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кайгыртуны тою рәхәт

    АҖ башлыклары, сөт хәзерләүчеләр, банк вәкилләре катнашында халыкның хезмәт активлыгы буенча үткәрелгән соңгы киңәшмәләрнең берсендә 2016 елның гыйнвар-февраль аендагы нәтиҗәләр карап тикшерелде. Шунысы сөендерә, ШЯХләрдән сөт сату елдан-ел арта бара. Менә үткән ике айда да шәхси хуҗалыклардан 2015 елның шул ук чорына карата 82 тоннага (14%) күбрәк сөт сатылган, өстәвенә...

    АҖ башлыклары, сөт хәзерләүчеләр, банк вәкилләре катнашында халыкның хезмәт активлыгы буенча үткәрелгән соңгы киңәшмәләрнең берсендә 2016 елның гыйнвар-февраль аендагы нәтиҗәләр карап тикшерелде.
    Шунысы сөендерә, ШЯХләрдән сөт сату елдан-ел арта бара. Менә үткән ике айда да шәхси хуҗалыклардан 2015 елның шул ук чорына карата 82 тоннага (14%) күбрәк сөт сатылган, өстәвенә эшкәртүче предприятиеләргә дә һәм башка каналлар буенча да күбрәк. Ә моңа этәргеч көч булып, һичшиксез, сатып алу бәяләрен арттыру һәм халык белән үзвакытында исәп-хисап ясау тора. Гыйнвар-февральдә КМС заводы сөт хәзерләүчеләр белән уртача 19 сум 39 тиеннән исәп-хисап ясаган һәм заводның алар алдында бурычы юк. Әмма барыбер халык белән исәп-хисап ясауда көтелмәгән тоткарлыклар бар, ул булырга тиеш түгел. Мондый хәл булмасын өчен, район башлыгы Вячеслав Козлов сөт хәзерләүчеләр өчен халык белән исәп-хисап ясауда кредит линияләре ачуны тәкъдим итте. Февральдә сөт җыючыларның үзләренә калдырыла торган табыш (1 литр сөттән) кимегән һәм уртача 1 сум 26 тиен тәшкил иткән, әмма ул, берничә авылдан җыюны кертмичә, бер сумнан күп булырга тиеш түгел.
    -Кемнең шушы сумма (аерма), 1 сум 30 тиеннән артык була икән, андыйлар сөт җыймаячак, - дип вәгъдә итте район башлыгы. Кайбер торак пунктлар буенча сөтнең сыйфатын яхшыртасы бар һәм шуңа күрә дә майлылыкны даими күзәтергә, ә һәр сөт тапшыручы белән сөтнең сыйфатын буенча исәп-хисап ясарга кирәк. Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, санитар таләпләр буенча сөт ветеринария белешмәләре булганда гына кабул ителергә тиеш.
    2016 елда район халкы тарафыннан 20 ШЯХ кредиты алынган, шуның 19ы Ак Барс Банктан бирелгән, тагын 52 кеше кредит алырга тели. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, март ахырында халык счетына ШЯХ кредитлары буенча 2015 елның декабре өчен, 2016 елның гыйнвар һәм феврале өчен субсидияләр керәчәк. Безнең районга мини-фермалар төзелешенә 1 млн.200 мең сум, башмак таналар алуга 295 мең сум, яшь йорт кошларына 350 мең сум субсидия бирү билгеләнгән. Мини-фермалар төзергә теләүчеләр 47 кеше, шуларның 33-е инде документлар җыя. Барлык АҖ-дә яшәүчеләр дә яшь терлекләр, йорт кошлары, башка маллар алалар (март башына 1775 баш яшь тавык сатып алынган), ягъни халыкның хезмәт активлыгы акрынлап арта бара.
    Ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин универсаль ветеринария пунктлары, мал сую пунктларының эше турында сөйләде. Тиздән ветеринария берләшмәсендә ит һәм сөткә ветеринар белешмәләр бирүче сөт һәм ит бүлеге ачылачак, аена бу хезмәт 1200 сумга төшә. Апрель-май айларында исә терлекләрнең канын тикшерү буенча лаборатория эшли башлаячак. ИЭ Ф.Н. Вәлиуллиннан башкару листлары буенча бурычларын түләттерү эше дәвам иттерелә. Бу хакта ТР буенча Рәсәй ССП Яңа Чишмә район бүлекчәсе начальнигы Сергей Бутин сөйләде. Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру өчен җирле властьның нәрсә эшләве турында сөйләде. Ул черемуховолыларның хезмәт активлыгын арттыру өчен булган мөмкинлекләр, проблемалар, уңай эшләр турында тәфсилләп сөйләп, иң әйбәт ШЯХ-ны үрнәк итеп китерде.
    -Бистәдә эшчән, уңган кешеләр бар. Иң мөһиме, әгәр кеше власть тарафыннан кайгырту тойса, аның кәефе яхшыра һәм ул үз хуҗалыгында тырышыбрак эшли башлый, хуҗалыгы исә аны туендыра, ул шулай районыбыз, республикабыз икътисадының үсешенә дә өлеш кертә, - ди ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: