Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Красныйоктябрьлылар яхшы эшләгән

    Бу юлысы Красный Октябрь поселогында булып үткән чираттагы халык җыены авыл җирлеге башлыгы Андрей Нестеровның тулы һәм җентекле доклады белән башланып китте. Ул сөйләп үткәнчә, 2015 елда булып үткән гражданнар җыенының 8 се дә һәр АҖ торак пункты территориясендә үткән (ә алар дүртәү - Новопоселенная Лебедка, Екатериновка авыллары, Красный Октябрь...

    Бу юлысы Красный Октябрь поселогында булып үткән чираттагы халык җыены авыл җирлеге башлыгы Андрей Нестеровның тулы һәм җентекле доклады белән башланып китте.
    Ул сөйләп үткәнчә, 2015 елда булып үткән гражданнар җыенының 8 се дә һәр АҖ торак пункты территориясендә үткән (ә алар дүртәү - Новопоселенная Лебедка, Екатериновка авыллары, Красный Октябрь һәм Гарь поселоклары). Ә җыеннарда халык урам яктырткычлары, юлларга вак таш җәю, зиратны киңәйтү, суүткәргечләрне ремонтлау һәм чишмәдән су тарту мәсьәләләрен тикшергәннәр. Аларның бер өлеше хәл ителгән. Республика программалары хисабына поселок урамнарында 2 км суүткәргеч челтәрләр яңадан ясалган (бу эшне башкарганда күптәнге проблеманы да хәл итә алганнар - 4 янгын гидранты да куелган), Н.П. Лебедкада 20 урам яктырткычы урнаштырылган. Халыкны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы буенча 15 фатирдан яңа торакка күченгәннәр.
    Җирле власть органнарына халык 50 тапкыр мөрәҗәгать иткән: эшкә урнашу, җир участокларын рәсмиләштерү, суүткәргечләрне ремонтлау, торак биналарны хосусыйлаштыру, урамнарны кардан арындыру, урамнарны яктырту, салым түләүләрен җыю мәсьәләләре буенча. Авыл җирлеге Советына карап тикшерүгә җибәрелгән барлык сораулар да мәҗбүри рәвештә даими комиссияләрдә тикшерелгән, депутатлар алдан урыннардагы хәлләр торышын өйрәнгәннәр.
    Җирле хатын-кызлар советының, җәмәгатьчелек Советының эшләре бик күп, чөнки АҖ-дә уңышсыз саналган 5 гаилә яши. 6 утырыш һәм 12 рейд эшләренең нәтиҗәсе - ике гаиләдә хәлләр торышы нормальләшкән, ата-аналар эшкә урнаштырылган, спиртлы эчемлекләрне азрак кулланалар, ике гаилә йортында электр үткәргечләр алыштырылган. 9 утырыш һәм 32 рейд кыен тормыш хәлләренә юлыккан гаиләләрнең проблемаларын хәл итүгә багышланган. Нәтиҗәдә 3 кеше эшкә урнаштырылган, ялгыз яшәүче, спиртлы эчемлекләр кулланучы 9 кеше контрольгә алынган.
    Кызганычка каршы, ШЯХ-дә терлекләрнең баш саны кимү тенденциясе бу АҖ-гә дә кагылган. Хәзер 2014 ел белән чагыштырганда шәхси хуҗалыкларда 337 баш МЭТ (104 башка азрак), 63 баш савым сыеры (11 гә кимегән), 451 сарык (85 кә кимегән), 464 баш дуңгыз (148 гә кимрәк) асрыйлар.
    Әмма, ничек кенә булмасын, красныйоктябрьлылар үз өстәлләрендә үз ризыклары - ит, сөт, йомырка булсын өчен терлек асрарга тырышалар, бер өлешен район үзәгендәге һәм Казандагы ярминкәләрдә саталар (Савельевлар, Зубовлар, Сөләймановларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары). Ел буена тулаем сөт сату - 80088 литр. Икешәр - өчәр кредитлары (гамәлдәге программалар буенча) булган хуҗалыклар да бар. АҖ башлыгы ШЯХ буенча гамәлдәге (таналар сатып алуга, сарайлар төзүгә субсидияләр) һәм яңа (кош-кортлар сатып алуга) программалардан авыл халкы файдаланыр дигән өметен белдерде.
    (Ахыры 2 биттә)
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    АҖ территориясендә өч авыл хуҗалыгы субъекты эшли: "Кулон" Агрофирмасы" ҖЧҖ, "Зубов В.С.", "Козлов В.А." КФХ-лар. Болардан тыш, монда 14 предприятие һәм учреждение, 3 индивидуаль эшмәкәр теркәлгән, алар салымнар күчерәләр. Салымнар җыю буенча контроль алып барыла, шул исәптә физик затлардан да. Нәтиҗәдә салымнар буенча недоимкалар, пенялар (12 мең сумлык) түләттерелгән. Әйтергә кирәк, үзкеремнәр буенча план шактый арттырып үтәлгән: барлык төр салымнардан 102 дән - 108%ка чаклы, ә НДФЛ хәтта 146% кергән. Җыелган үзара салым акчасы (700 мең сум) тулысынча үзләштерелгән. Алар юлларны ремонтлауга һәм тотуга, урамнарны яктыртуга, суүткәргеч челтәрләрен ремонтлауга, зиратларны һәм чишмәләрне төзекләндерүгә тотылган. Төзекләндерү буенча 326 белдерү кәгазе таратылган, йортлар тирәсе төзекләндерелгән, төзекләндерү буенча шимбә өмәләре үткәрелгән, 83 төп агач утыртылган. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан АҖ-нә кергән барлык авылларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр һәм бердәнбер исән-сау сугыш ветераны Харис Гайнуллинның фатиры ремонтланган.
    2016 елда республика программалары буенча Красный Октябрь поселогында чишмәгә суүткәргеч тоташтырылырга тиеш (1200 м), модульле ветеринария пункты төзү планлаштырыла, "Зубов В.С." КФХ-да 100 баш терлеккә - сыерлар абзарына капиталь ремонт, Спорт урамында - 180 метр, Н.П. Лебедкада Яшьләр урамында 305 метр һәм шушы авылга илтүче юлга вак таш түшәү планлаштырыла.
    Доклад азагында Андрей Нестеров авылдашларына хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, җавап итеп, авыл халкы АҖ башлыгының бу эштә озак эшләмәсә дә, моңарчы эшләгән Светлана Ерохина башлаган эшне уңышлы дәвам итеп, елны уңай нәтиҗәләр белән төгәлләвен әйттеләр.
    Район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең йомгаклау чыгышында 2015 елда районның үсеше, бу елга районның һәм Красный Октябрь АҖ-нең планнары турында сөйләде. Халык аңа биргән сорауларның иң мөһиме су һәм юллар (йөк транспорты авыл урамнарында юлларны боза), шулай ук АҖ территориясендә нефть чыгарылу сәбәпле һаваның агулануы турында иде. Вячеслав Козлов күтәрелгән проблемаларны контрольгә алырга вәгъдә итте.
    Җыен 2015 ел йомгаклары буенча алдынгыларга бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде. Авыл китапханәчесе Валентина Ембахтова, ФАП мөдире Мария Полякова, "Зубов В.С." КФХ сыер савучылары Рузалия Фәхретдинова һәм Наталья Труновага авыл җирлеге башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, ә мәктәп укытучысы Татьяна Ивановага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
    Ольга ИВАНОВА
    Красный Октябрь АҖ башлыгы Андрей Нестеров "Зубов В.С." КФХ савымчысы Наталья Труновага АҖ башкарма комитетының Рәхмәт хатын тапшыра. Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: