Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Мототранспорт йөртүчеләргә административ җаваплылык каралган

Мототранспорт шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм таныклыксыз йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, - дип хәбәр итте безгә Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.

18 яшькә кадәрге балаларга мопед, мотоцикл, скутер, квадроцикл белән идарә итү тыела.

Транспортның бу төрләренә тиешле категорияле машина йөртү таныклыгы булырга тиеш.

16 яшькә кадәрге балалар әлеге транспорт төрләре белән идарә итсә, материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәреләчәк, ә ата-аналар 30 мең сум күләмендәге штрафка тартылырга мөмкин.

16 яшьтән алып балаларга административ җаваплылык каралган, андагы штрафлар түбәндәгечә: машина йөртүчегә - 5-15 мең сум, ә машина тапшырган ата - аналарга - 30 мең сум булачак.

14 яшькә кадәрге балаларга велосипедта бары тик йорт тирәсендә, тротуарда һәм җәяүлеләр юлында гына йөрергә рөхсәт ителә, ә 14 яшьтән машиналар юлының уң ягынан йөрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев