Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ничек яшисең, авыл?

    20 гыйнварда үткән Черемухово авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында үткән елга йомгак ясалды, 2016 елга бурычлар билгеләнде.

    Ел дәвамында авыл халкы җыеннарда төрле проблемаларны күтәреп чыкты: буаны, Яр буе урамындагы суүткәргечне ремонтлау, юлларны рәтләү, сөт сату бәяләре, урамнарны яктырту кебек мәсьәләләр күтәрелде. Аларның кайберләре хәл ителде, кайсылары ачык калды. Федераль һәм республика программалары ярдәмендә урам яктырткычлар тулысынча алыштырылган, шлюзын алыштырып, 2 буага ремонт ясалган, 2 фатирлы йорт ремонтланган, 100 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелде. Торак төзелешендә дә темп ярыйсы: 304 кв.м торак файдалануга тапшырылган, бер гаилә ана капиталы акчасына торак алган.
    Кызганыч, авылда яшь гаиләләр аз кала - өч елда гаилә корган 22 парның дүртесе генә яшәргә авылда калган. Икътисадый мәшгуль халык - 342 кеше, шуның өчтән бере авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, башка авыллар белән чагыштырганда черемуховолыларга зарланасы юк, биредә хуҗалык итүче эре субъект - "Кулон" агрофирмасы урнашкан. Эшләргә эш бар, авыл хуҗалыгы да, башка тармаклар да үсештә. Авыл халкы шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрап та гаилә бюджетын тулыландыра. 2015 елда ШЯХ-да маллар саны (төрлесеннән) шактый арткан. 278 йортның 252 сендә мал тотыла: 325 баш МЭТ, шуның 112 башы - сыерлар, 372 баш дуңгыз, 156 баш сарык-кәҗә, 5 баш ат асрала. 2015 елда ШЯХ-ка ярдәм йөзеннән 349 мең сум субсидия, 8 ШЯХ кредиты алынган.
    2015 елда халык 1918 центнер сөт саткан, авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина билгеләп үткәнчә, кызганычка каршы, биредәге сөт бәяләре районда иң түбәне - литры - 14 сум 94 тиен. 5 мәртәбә авыл кешеләре ШЯХ продукциясе белән Казанда һәм район үзәгендә ярминкәләрдә сату иткән, АҖ башкарма комитеты аларга һәрвакыт булышып тора. - Бу әйбәт, тик Черемухово АҖ-дә бер генә гаилә фермасы да юк, - дип тәнкыйтьләде район башлыгы Вячеслав Козлов.
    Черемухово Бистәсе ел әйләнәсенә кунаклар каршылады. Кышын актер Андрей Мерзликин килсә, җәй опера җырчысы Владимир Кудашев МЙ-да чыгыш ясады. Җәй бирегә ТР Президенты вазыйфасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районына эш сәфәре вакытында кереп чыктылар. 1 сентябрьдә яңа мәктәп ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Кунаклар килгәндә бюджет оешмалары, авыл халкы көче белән авылны төзекләндерү буенча байтак эшләр эшләнде. 2015 елда төзекләндерү мәсьәләләре дә үзара салым акчаларына хәл ителгән. 480 мең сумга зиратны тотып алу өчен материал, су куу җайланмасына насос сатып алынган, чүп түгү контейнерлары мәйданчыклары җиһазландырылган, юлларга һәм урам яктырткычларына хезмәт күрсәтелә, чүп-чар чыгарыла. Юл һәм урамнарга вак таш салу (4620 метрга) эшенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, җәй көне безнең якларга сәфәр кылган вакытта халык үтенече буенча, шәхсән үзе булышлык күрсәткән.
    -Авылның калган өлешен төзекләндерүне быел хәл итәчәкбез, - диде үзенең отчетында авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина, - авыл территорияләрен үстерү программалары ярдәмендә дә хәл итәрбез дип өметләнәбез.
    Авыл шулай ук үзенең талантлы кешеләре белән дә дан тота. 2015 елда "Җиңү Салюты" иҗат отчетында җирлек 1 урынны яулады, бүләккә 25 мең сум акча алды һәм "Иң яхшы мәдәният учреждениесе" конкурсында АМЙ 100 мең сум грант отты, шул акчаларга проекторлы экран, ноутбук сатып алганнар. 2016 елга бурычлары - шушындый социаль әһәмияткә ия проектларда - конкурсларда катнашу һәм алган акчаларны авыл җирлеген үстерүгә сарыф итү. Җыенда Черемухово мәктәбе директоры Валентина Курбатова, районның ОНД баш белгече Илнур Госсаметдинов, РЭЭБ-нең участок уполномоченные Рәис Гыйззәтуллин һәм "Кулон" а/ф-ның генераль директоры Линар Шамагсумовлар доклад белән чыгыш ясадылар.
    Чыгышларга Вячеслав Козлов йомгак ясады. Соңыннан "Кулон" а/ф-да сыер савучы Раиса Банцарева, хат ташучы Татьяна Москотина район башлыгының Рәхмәт хатлары, ә Григорий Овчинников АҖ башкарма комитетыннан истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: