Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәләр ясалды, алда яңа бурычлар

    29 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 10 нчы утырышы булып узды, анда 2015 ел нәтиҗәләре каралды һәм 2016 елга бурычлар куелды. Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты...

    29 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 10 нчы утырышы булып узды, анда 2015 ел нәтиҗәләре каралды һәм 2016 елга бурычлар куелды. Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов доклад белән чыгыш ясады. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллиннар катнашты һәм чыгыш ясады.
    Утырыш башланганчы җыелучыларның барысы да безнең районда җитештерелә торган продукцияләр күргәзмәсе белән таныштылар һәм районның социаль-икътисадый үсеше турында документаль фильм карадылар.
    Совет утырышында шулай ук Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, Татарстан Президент Аппараты, Дәүләт Советы һәм министрлар кабинетларының җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, нефть компанияләре вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, прокурор, район суды рәисе, полиция начальнигы, АҖ башлыклары, учреждениеләр һәм хуҗалыклар җитәкчеләре дә катнашты.
    -2015 елга йомгак ясап, әйтергә кирәк, ел нәтиҗәле булды, без күп нәрсәләр эшли алдык, - дип билгеләп үтте үзенең докладында Вячеслав Козлов.- 2015 елда тулаем территориаль продукция күләме (ТТП) 11,4 млрд.сум тәшкил итте, бу 2014 ел дәрәҗәсеннән 2,9%ка югары. ТТП туплауда иң күп өлешне район нефтьчеләре кертте, аларның өлеше 89% тәшкил итә. Икътисадның нигезен тәшкил итүче бер юнәлеш - ул авыл хуҗалыгы, шуңа да докладның күпчелек өлеше авыл хуҗалыгы җитештерүенә багышланды.
    Быел ел башына МЭТ-нең баш саны узган елгы дәрәҗәдән күбрәк, ит һәм сөт җитештерү дә арткан, ә үсемлекчелектә кайбер хуҗалыкларның күрсәткечләре әйбәтрәк тә була алган булыр иде. 2014 ел белән чагыштырганда хуҗалыкларда акчалата выручка 13%ка (барлыгы 895 млн.сум) артса да, авыл хуҗалыгы җитештерүендә уртача хезмәт хакы артык күтәрелә алмый - ул 13 мең ярым сумнан аз гына күбрәк (ТР буенча - 17 мең сумнан артык).
    АПК-да кадрлар җитешмәү мөһим мәсьәлә булып тора. Шул сәбәпле, авыл җирендә яшь белгечләрнең һәм гади эшчеләрнең торак проблемасын хәл итәргә кирәк. Эре хуҗалыклар үзләре торак төзеп, кадрларны үзләрендә калдырырга тиешләр. "Козлова М.И." КФХ шуның белән шөгыльләнә башлаган, "Игенче" ҖЧҖ һәм "Кулон" а/ф да авыл хуҗалыгы министрлыгының тиешле программасына кушылган. Бу проблемага йөз белән борылырга кирәк, бу нисбәттән елап йөрү килешми.
    Доклад ясаучы гаилә фермаларының эшенә, ШЯХ-ны үстерүгә тәфсилле анализ ясады - халыкның кеременең 7,5%-ы (ягъни 168 млн.сум) шәхси сектордан продукция сатудан алынган.
    Төзелеш оешмаларының эшенә анализ ясап, район башлыгы безнең районның күп кенә республика программаларында катнашуын, моңа ел дәвамында 350 млн.сумнан артык акча үзләштерелүен билгеләп үтте. Район үзәгендә "Алексеевскдорстрой" ААҖ участогы ачылу сәбәпле, юлларны ремонтлау һәм төзү эшләре күпкә яхшырды, 40 тан артык кешегә эш булды.
    -Республикабыз җитәкчеләренә районнарга ярдәм итү программасы өчен рәхмәт, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов. -Шуның аркасында районнар ямьләнә бара, шулай да эшлисе эшләр әле байтак. Докладчы шулай ук мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, хокук саклау органнары учреждениеләре эшенә дә җентекле анализ ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Иң мөһиме - икътисадый үсеш.
    Докладны һәр яктан тикшерүдә "Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Якупов, Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин һәм район прокуроры Алексей Парамоновлар катнашты.
    РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин үз чыгышында республикада җитештерелә торган барлык авыл хуҗалыгы продукциясенә дә, шул исәптә Яңа Чишмә районындагыга да, ихтыяҗ зур, бу чит илләрдән кертелә торганын алмаштыру өчен шактый әһәмиятле, дип билгеләп үтте. Безнең илдә сөт продукциясенең 40%-ка якыны чит илләрдән кайтарыла һәм үзебездә җитештерүне арттырып, без чит илләрдән кайтарыла торган барлык продукцияне дә уңышлы алмаштыра алачакбыз. Азык-төлек һәм эшкәртү тармагында зур резервлар бар һәм без булган куәтле потенциалдан файдаланырга тиешбез.
    Аннан соң ул быел сентябрь аенда РФ Дәүләт Думасына булачак сайлаулар турында сөйләде.
    -22 майда ил буенча праймериз үтәчәк. Һәр партия үз сафларыннан югары рейтингка ия лаеклы кандидатларын тәкъдим итәчәк. Быел Яңа Чишмә районы 500 меңнән артык сайлаучыны берләштергән зур округларның берсенә керәчәк. Мин яңачишмәлеләр сайлауларда актив катнашып, үз тавышларын тотрыклы киләчәгебезне яклап бирерләр, дип ышанам.
    -33 еллык тарихы булган Яңа Чишмә районы оешуда зур юл үтте, хәзер рейтингы югары (45 район арасында 7 урында) районнардан санала, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Әхмәтов. -Сезнең район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча "алтын" урталыкта, әле резервларыгыз да бар. 90 мең гектар кара туфраклы сөрү җирләреннән бирем тагы да югарырак булырга тиеш. Авыл халкының барысы да ШЯХ-ны, кече бизнесны, гаилә фермаларын һ.б. үстерүгә җәлеп ителергә тиеш.
    Алга таба министр яңачишмәлеләргә уңышлар теләде һәм район башлыгының максатчан, энергияле һәм үз-үзенә тәнкыйть белән караучы җитәкче булуын әйтеп, аның командасы начар түгел һәм район үз халкының тормыш шартларын яхшырту өчен тагы да әһәмиятле бурычларны хәл итә ала, диде.
    Утырыш азагында Марат Әхмәтов һәм Вячеслав Козлов бер төркем яңачишмәлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Алар арасында Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов ("ТР да җирле үзидарәне үстерүдә керткән өлеше өчен" медале), "Кулон" а/ф агрономы Сергей Киселев ("ТР-ның атказанган агрономы" исеме), Зирекле лицее укытучысы Фәния Зарипова ("Мәгарифтәге казанышлары өчен" дигән күкрәккә тага торган билге), "Игенче" ҖЧҖ директоры Рамил Якупов (ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты); Петропавел АҖ башкарма комитеты секретаре Галина Патрикеевалар бар (ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты); "Игенче" ҖЧҖ-дә директор урынбасары Раил Вәлиуллинга, "Кулон" а/ф механизаторы Владимир Михайловка, "Игенче" ҖЧҖ сыер савучысы Валентина Удиряковага ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары; Чабаксар АҖ башлыгы Николай Парамоновка, Ленино АҖ башкарма комитеты секретаре Любовь Сидоровага һәм Акъяр АҖ башкарма комитеты бухгалтеры Рәзифә Шәйхетдиновага ТР муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамоталары; РҮХ-нең рентгенлаборанты Надежда Шароновага ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты; Архангел АҖ-гә ТР Иҗтимагый палата Дипломы; бокс буенча тренер Леонид Шабалинга һәм Тубылгы Тау АМЙ мөдире Айгөл Вафинага район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: