Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

РФ Дәүләт Думасы депутаты Яңа Чишмәгә килде

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинның Яңа Чишмәгә эшлекле сәфәре вакыйгаларга бай булды.

29 ноябрьдә Яңа Чишмә районына килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин гимназиядә дәрес үткәрде, мобилизацияләнгән район кешесенең гаиләсе белән очрашты, гражданнарны кабул итте һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре секретарьлары белән очрашты.

Яңа Чишмә урта мәктәбендә Айдар Метшин «Мөһим сөйләшү. Тормышыбызда әниләр роле» дигән темага дәрес үткәрде, өлкән сыйныф укучылары белән аралашты, аларның сорауларына җаваплар бирде һәм әти-әниләрен сөендерерлек итеп укуларын теләде.

Аннары депутат район үзәгендә яшәүче мобилизацияләнгән кешенең хатыны белән очрашты, аның гозерләрен тыңлап,  алар буенча ярдәм итәргә вәгъдә бирде, шулай ук аңа азык-төлек җыелмасын бүләк итте.

Гражданнарны кабул иткәннән соң Айдар Метшин һәм район башлыгы Вячеслав Козлов «Бердәм Россия» партиясенең беренчел бүлекчәләре секретарьлары белән очраштылар. 1 декабрь - партиягә нигез салу көне һәм Айдар Метшин барысын да әлеге дата белән котлап, беренчел бүлекчә секретарьлары: Ильяс Гаризов (Шахмай бүлеге), Нина Сердюк (Архангел Бистәсе), Светлана Питеркина (Ленино) һәм Сергей Моляковларга (Чуаш Чабаксары) Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Ирина Лобачева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев