Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Россия президенты ринат сөләймановка орден тапшырды

    "Яңа Чишмә" "Сөт иле" ҖЧҖ филиалы механизаторы Ринат Сөләймановның Дуслык орденына лаек булуы турында без хәбәр иткән идек инде. Ул Мәскәүгә, Кремльгә орден тапшыру тантанасына чакырылган иде. Кремльнең Екатерина залында узган тантанага бөтен Россиядән лаеклы кешеләр җыелган һәм алар арасында безнең Ринат Сөләйманов та бар иде. -Кремльдә РФ Президенты Владимир...

    "Яңа Чишмә" "Сөт иле" ҖЧҖ филиалы механизаторы Ринат Сөләймановның Дуслык орденына лаек булуы турында без хәбәр иткән идек инде.
    Ул Мәскәүгә, Кремльгә орден тапшыру тантанасына чакырылган иде. Кремльнең Екатерина залында узган тантанага бөтен Россиядән лаеклы кешеләр җыелган һәм алар арасында безнең Ринат Сөләйманов та бар иде.
    -Кремльдә РФ Президенты Владимир Путин янәшәсендә булу минутлары минем хәтеремдә мәңге сакланыр, - диде ул. - Аның ихластан әйткән котлау сүзләрен һәм кул кысуын беркайчан да онытмам. Анда барып кайтырга миңа район һәм агрофирма җитәкчелеге ярдәм итте.
    Без тагын бер кат Ринат Сөләймановны олы бүләккә ия булуы белән котлыйбыз һәм яңа хезмәт уңышлары телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: