Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Россиягә хезмәт итү – һәркемнең намус эше

Быелгы язда Яңа Чишмә районыннан хәрби хезмәткә 22 егет чакырылачак. 25 апрельдә "Яз -2014" дип аталган армиягә тантаналы озату чарасы булып итте.

"Прощание славянки" маршы һәм озатучылар алкышлары астында егетләр сәхнә түренә күтәрелде. Әйтергә кирәк, 18 яшьтән алып 24 яшькәчә булган егетләр зур теләк белән хезмәт итәргә баралар. Аларның күпчелеге югары белемле (4 кеше), тәмамланмаган югары белемле (3), урта (3) һәм башлангыч (5) һөнәри белемгә ия. Алтысы шефлыкка алынган кораблендә хезмәт итәчәк.
Гадәттәге традиция буенча район башлыгы Вячеслав Козлов, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссар Андрей Пичушкин, шулай ук уллары армия сафларына хезмәт итәргә китүчеләрнең әти-әниләре исеменнән Вера Логинова үгет-нәсихәт сүзләре җиткерделәр.
Егетләрнең әниләренә чәчәкләр тапшырдылар. Призывникларга бүләкләр тапшырдылар, истәлеккә район җитәкчесе белән бергә фотога да төштеләр. Алар өчен районның иң оста артистлары Ирина Слимова, Илсөяр Дәүләтшина, Илназ Шәйхетдинов һәм башкалар үзләренең бик матур җырларын башкардылар. БСМ-нең хореография классына йөрүчеләрнең чыгышы концертны тагы да ямьләндерде.
Халык иҗаты күргәзмәсе һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү эше буенча район башлыгы Вячеслав Козлов тарафыннан иң яхшы мәктәп коллективларын бүләкләү чарада тантаналы атмосфера тудырды. Шахмай, Яңа Чишмә урта мәктәпләре, Балалар иҗат үзәгенең хәрби-патриотик юнәлештәге күргәзмәсеннән иң әйбәте дип табылды. Строевой хәзерлек буенча смотр-конкурс йомгаклары буенча беренче урынны Яңа Чишмә урта мәктәбе, 2 урынны Яңа Чишмә гимназиясе яулады, өченче - Зирекле лицее. Җиңүчеләр Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр (Эдуард Азарян һәм Рәфис Вафин -иганәчеләр булды). Чарадан башка фоторәсемнәрне сез сайттан (novoshishminck.ru) карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев