Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үсентеләр утырту дәвам итә

    Октябрь башыннан бирле районда җиләк-җимеш культуралары, чыршы, каен, тирәк, миләш агачлары үсентеләре утыртыла.

    Яңа Чишмәдә 1000 төп чамасы үсенте утыртылды инде. Бу эштә белем бирү учреждениеләре, райгаз, энергосбыт, электр челтәрләре, барлык бюджет учреждениеләре, КМС заводы хезмәткәрләре (кызганычка каршы, аның территориясендә хуҗасыз маллар йөри) актив катнашалар.
    Бу көннәрдә агачлар утырту эше дәвам итә. Нефтьчеләрнең махсус техникасы ярдәмендә район үзәгендә Түбән Кама ягыннан килеп кергән якта 3-4 метр озынлыктагы 150 чыршы утыртыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: