Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

СНИЛС яңа үрнәктә булачак

Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе таныклыгын электрон һәм кәгазь документка алыштырачаклар.


Персонифицированный учет турындагы законга кертелгән төзәтмәләргә туры китереп, кешегә СНИЛС турындагы информация мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе иминият таныклыгын алыштыручы электрон яки кәгазь документ (белешмә) формасында биреләчәк. Шуның белән бергә элек бирелгән барлык иминият таныклыклары гамәлдә булачак, шуңа да гражданнарга документларны алыштыру өчен Россия пенсия фондына мөрәҗәгать итү кирәкми. 
Шулай итеп, кабул ителгән үзгәрешләр СНИЛС ның гадәтләнгән кәгазь форматын саклаячак һәм аны яңа электрон мөмкинлекләр белән тулыландырачак.
Яңа үрнәктәге документны кертү акрынлап, барлык төзәтмәләрне тормышка ашыруга закон тарафыннан билгеләнгән өч ай дәвамында алып барылачак.
Белешмә иминият таныклыгында чагылдырылган барлык мәгълүматларны үз эченә ала: кешенең фамилиясе, исеме, атасының исеме (ФИО), аның туган елы һәм туган урыны, җенесе һәм СНИЛС үзе. Аның кәгазьдәге версиясен КФҮ дә, шулай ук РПФ да алып булачак.
Расланган тәртип нигезендә моннан соң иминият таныклыгы төзәтелергә һәм алыштырылырга тиеш түгел. Аның урынына иминиятләштерелгән шәхесләр яңа үрнәктәге документ (белешмә) алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев