Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Суүткәргеч бар, юллар кирәк

Үткән атна азагында Акбүре авылында узган гражданнар җыенында авыл җирлегенең яшәеш мәсьәләләре тикшерелде, киләсе елга авылны төзекләндерү планнары билгеләнде. Җыенда район башлыгы Вячеслав Козлов, "Татмелиорация" траст компаниясе генераль директоры, якташыбыз Әнвәр Залаков һәм Татарстанны газлаштыру Фонды генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов катнашты.

Җыен башланганчы авыл халкына авыл клубы һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре хәзерләгән концерт тәкъдим ителде.
Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов соңгы елларда авыл җирлегендә эшләнгән эшләр турында мәгълүмат бирде. Ә эшләнгән эш байтак - яңа клуб төзелде, асфальт юллар салынды (хәзер Сөлчәбашка чаклы асфальт юл илтә), республика программасы буенча 600 мең сумнан артык бәягә урамнар яктыртылды. "Чиста су" программасы буенча да шактый эш эшләнде - авыл эчендә 9 чакрым озынлыкта яңа суүткәргеч салынды (2 башня, 27 кое урнаштырылды), шушы эшләр өчен авыл халкы Татарстанны газлаштыру Фондына - аның җитәкчесе Җәүдәт Миннәхмәтовка бик рәхмәтле - нәкъ менә аның бүлекчәсе шушы эшләрне башкарды.
Авыл җирлеге башлыгы элеккеге кибет бинасын авыл музее итеп ренконструкцияләүдә һәм капиталь ремонт ясатуда зур өлеш керткән Әнвәр Залаковка да олы рәхмәтләрен җиткерде.
"Бик матур бина килеп чыкты, хәзер җиһазлар урнаштырып, аны экспонатлар белән тулыландырырга гына кирәк", - диде ул. Авыл зираты тирәсенә койма тоту һәм ике мәчеткә дә ремонт ясауда физик һәм матди ярдәм күрсәткән авылдашларга да рәхмәтләр ирештерелде.
Үз чыгышында район башлыгы Вячеслав Козлов район эшчәнлеге, районда төзелеш һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларының эше (алар ике дистәдән артык) турында сөйләде һәм авыл халкының сорауларын тыңлады. Бу мәсьәләләр алдагы елларга җирлекнең үсеш планнарына кертеләчәк. Шуларның иң мөһиме - авыл эчендәге юлларны төзекләндерү һәм бер урамга күперчек төзү.
-Чыннан да, районда да, авылда да байтак эшләр эшләнгән, район тагы да матурайды, - дип билгеләп үтте Әнвәр Залаков авылдашлары каршында чыгыш ясап. - Авылда яшәү шартлары шәһәрнекеннән әллә ни аерылмый да, өйләргә газ, су кергән, юллар да начар түгел һ.б. Музей өчен бина да матур булган, мин авыл халкының аны экспонатлар белән тутыруын - баетуын теләр идем, акбүрелеләр үзләренең 200 еллык тарихын белеп торырлык булсын.
Авыл халкы җыенын түгәрәкләп, Җәүдәт Җәләлетдинов суүткәргеч салуда тырышып эшләгән төзүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды һәм киләчәккә уңышлар теләде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X