Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Терлекләрне лейкоздан саклыйк!

Мөгезле эре терлекләрдә лейкоз авыруы - йогышлы хроник авыру. Инфекцион процесс өч стадия  белән характерлана: инкубация, гематологик һәм шешле.

Авыруны тудыручы чыганак булып авыру  процессының  барлык стадияләрендә лейкоз вирусы белән зарарланган терлекләр тора, хайваннар организмга лимфоидлы күзәнәкләр булган лимфоцитлар  эләккәч зарарлана (энтераль һәм парентераль). Вирусны  таратучы  факторлар – кан, сөт һәм мөгезле эре терлекләр лейкозы вирусы белән зарарланган терлек  күзәнәкләре  булган башка материаллар.
Авыруның тышкы  билгеләре бик беленми һәм башлангыч стадияләрдә еш кына  махсус анализлардан башка аны ачыклау мөмкин  түгел, шуңа күрә ул бик  тиз тарала.
Авыруның башлануы терлекләрнең органнарында  һәм тукымаларында яман шеш күренүдә чагыла, тик  иң элек кан юлларында. Авыру  процессы лимфоузелларны, талакны, йөрәкне һ.б. органнарны зарарлый.
Кызганычка каршы, лейкоз  белән көрәшүдә профилактиканың һәм дәвалауның аерым чаралары һәм ысуллары юк, бу  дәвалап булмый торган йогышлы авыру һәм кеше өчен бик куркыныч. Лейкоз авырулы хайван сөтен эчәргә һич кенә дә ярамый, аеруча да балаларга. Авыру сыерларның тукымаларында һәм сөтендә лейкозлы күзәнәкләр һәм канцероген үзенчәлекләргә ия булган метаболизм продуктлары туплана.
Лейкоз буенча уңышсыз хуҗалыкларда, шул исәптән фермер хуҗалыкларында (бүлекчәләр, фермалар, терлек абзарлары) сәламәтләндерү чаралары лейкоз вирусы белән зарарланган  терлекләрне изоляцияләү һәм тиз арада сугымга тапшыру юлы белән башкарыла. Канда лейкозга хас үзгәрешләр булган терлекләрне авыру терлек дип таныйлар.
Район  дәүләт ветеринария берләшмәләре тарафыннан мөгезле эре терлекләрнең канын план нигезендә тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре  башлыкларына авыру терлекләрне ашыгыч рәвештә үлемгә җибәрү турында рекомендация хатлары җибәрелә.
Авыру терлекләр пәйда булуның төп сәбәпләре булып хуҗаларның ветеринария тикшерүләреннән баш тарту, терлекләрнең  баш санын яшереп  калу , хуҗаларның нәсел үрчеткеч үгезләрен һәм алты айдан башлап бозауларын тикшертүгә әһәмият   бирмәүләре тора.
Таможня Берләшмәсенең  “Азык продукциясенең куркынычсызлыгы турында“гы Техник  Регламенты (№ 021/2011), РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Мөгезле эре  терлекләр лейкозы  белән көрәш һәм профилактика буенча Кагыйдәләрне раслау  турында“гы әмере (п.5.1., 5.8.; 11 май 1999 ел; № 359) нигезендә лейкоз белән авыру сыерларны тиз арада сәламәт терлекләрдән аерып алырга, аларның сөтләрен сөт комбинатларына һәм халыкка сату, азык  буларак куллану тыела. Сыерлар үлемгә җибәрелергә, көтү яңартылырга тиеш. Әлеге  чараларны үтәмәгән очракта тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.
В.ЕВГРАФОВ, 
Баш ветеринария идарәсенең дәүләт ветеринария  
инспекциясе территориаль бүлеге ветеринария  инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев