Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Тикшерү РҮХ-дә тәртип бозулар ачыклады

    Яңа Чишмә РҮХ-дә үткәрелгән планнан тыш тикшерү янгын куркынычсызлыгы буенча кайбер таләпләрнең бозылуын ачыклады.

    Хастаханә бинасының чормасы янгынга каршы сеңдергеч матдә белән эшкәртелмәгән, бу исә янгын вакытында утның тиз арада таралуына китерергә мөмкин.
    Түбәдә тоткарлыклар ясалмаган, янгын шкафлары янучан материалдан ясалган, шулай ук поликлиниканың 1 һәм 2 катларындагы биналар АПС (автомат янгын сигнализациясе) һәм СОЭ (эвакуация турында хәбәр бирү системасы) белән җиһазландырылмаган.
    Ачыкланган тәртип бозулар буенча (РФ КоАП-ның 20.4 маддәсе 14 өлеш) җитәкчегә карата административ эш кузгату турында карар чыгарылды.
    Илнур ГОССАМЕТДИНОВ,
    МОНД баш белгече

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: