Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Төп бурычлар хәл ителгән

    Җомга көнне, 12 февральдә, Яңа Чишмә КМС заводының отчет җыелышы булып үтте.

    Завод директоры Федор Бурчин финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында сөйләде. Ул соңгы өч елда "ВАМИН-Татарстан" ААҖ дә гаҗәеп үзгәрешләр булуын билгеләп үтте: "ПРОСТО МОЛОКО" ҖЧҖ оешканнан соң эшчеләрнең уртача хезмәт хаклары 11129 сумнан 16264 сумга кадәр артты - ә бу заводның җитештерүчәнлеген аңлатучы күрсәткеч.
    -2015 ел безнең завод коллективы өчен табыш алуда катлаулы булды: апрельдән башлап майга һәм коры сөткә күмәртәләп сату бәясе төште, ә сатып алына торган сөткә бәя хәтта 1 сум 50 тиенгә югары да иде. Августка чаклы завод зыянга эшләде һәм ел нәтиҗәләре буенча без минималь табыш белән чыктык, - дип раслады Федор Бурчин. -Шуңа да карамастан завод 390273 сумлык продукция җитештерде. План 112%ка үтәлде, салымнар 17 млн.сум күләмендә түләнде, шул исәптә 2,2 млн.сумы - җирле бюджетка.
    Продукция сатуда һәм бәяләрдә аның сыйфаты зур роль уйный. КМС заводы продукциясенең сыйфатын яхшырту өчен цинкланган калориферларны тутыкмый торганга алыштырырга кирәк. Тапшырыла торган сөтнең сыйфаты да җитештереп чыгарыла торган продукциянең сыйфатына йогынты ясый. Ә сөт китереп торучыларны (поставщикларны) югалтмас өчен, сортсыз сөт кабул итеп, завод аның өчен беренче сортлы сөт бәясе белән исәп-хисап ясый. КФХ өчен 5 суыту җайланмасы сатып алып, завод өчләтә отты: аларны поставщиклар буларак беркетте, транспорт чыгымнарын икеләтә киметте һәм сөтнең сыйфатын арттырды. Һәм тагын предприятиедә квалификацияле кадрлар проблемасы кискен тора: белгечне укытасың гына, ә ул хезмәт хакы күбрәк булган җиргә - нефть компаниясенә яисә юл төзү оешмасына китеп бара. Алар урынына, әлбәттә инде, башкалары килә, тик аларны да бит укытырга кирәк.
    Киләчәктә техник яктан яңадан коралландырудан башка заводның эшләве мөмкин түгел, чөнки заводта эремчек һәм глазурь белән капланган сыроклар, эремчекле массалар, шикәрле куертылган сөт продуктлары җитештерү планлаштырыла, шулай ук өсте алынмаган сөт продукцияләре җитештереп чыгару юнәлешен үстерү ниятебез дә бар.
    Төп байлыгыбыз - ул безнең заводта эшләүче кешеләр, - диде Федор Бурчин. -Коллективның нигезен 30 кеше тәшкил итә, алар бездә 5 ел һәм аннан да күбрәк эшләүчеләр. Әмма тәҗрибәләре азрак булганнар арасында да актив һәм эш сөюче хезмәткәрләр байтак. КМС заводында җәмәгать эшләре дә кайнап тора: күбесе спорт ярышларында, конкурсларда катнашып призлы урыннар яулыйлар, районда бәйрәм чараларына әзерләүдә һәм үткәрүдә, КФХларга ярдәм итү йөзеннән яфрак азык әзерләүдә, хәйрия акцияләрендә катнашалар һ.б. Үзебезнең коллективта без хезмәт ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, производство алдынгыларын, юбилярларны хөрмәтлибез.
    "ПРОСТО МОЛОКО" ИК" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Сергей Медведев хезмәттәшләре алдында ясаган чыгышында, заводта эшләүчеләр өчен отчет елы авыр булса да, барысын да бергәләп җиңеп чыга һәм яңа үрләр яулый алдык, дип билгеләп үтте.
    -Безнең алда КМС заводында производствоны һәм эш урыннарын саклау бурычы торды. Район башлыгы Вячеслав Козлов, завод директоры Федор Бурчин һәм гомуми эшкә үз өлешләрен керткән барлык коллектив аркасында мәсьәлә бүгенгесе көнгә хәл ителде, - диде ул.
    Сергей Медведев шулай ук завод директоры Федор Бурчинның эшлекле кеше булуын да билгеләп үтте, аның булдыклы, эшлекле булуыннан күп нәрсә тора, ә иң мөһиме - үз продукцияңне завод өчен отышлы, файдалы булырлык итеп сату.
    Җыелышта катнашкан Вячеслав Козлов актив тормыш позициясе алып барулары һәм район тормышының барлык өлкәләрендә актив катнашулары өчен завод коллективына рәхмәт белдерде.
    "ПРОСТО МОЛОКО" Идарәче компаниясе исеменнән мастер Мария Кислова, шофер Сергей Холин, баш механик Николай Иванов, аммиаклы-суыткыч җайланмалар машинисты Виктор Астраханцев, шулай ук "Сөт иле" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Гомәр Сөләйманов, КФХ башлыгы Владимир Зубов, сөт җыючы Алмаз Шәйхетдиновлар 2015 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
    КМС заводы коллективының отчет көне "ПРОСТО МОЛОКО" ИК ҖЧҖ предприятиесенең киң ассортименттагы продукциясенә дегустация ясау белән төгәлләнде.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: