Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Узган ел вакыйгалары

(Дәвамы. Башы 2018 елның 28 декабрь санында )


1983 елгы Яңа Чишмә мәктәп-гимназиясен тәмамлаучылар районның 35 еллыгы һәм мәктәпне тәмамлауга 35 ел булу уңаеннан сугышчы-интернационалистлар паркында агачлар утырту инициативасы белән чыктылар.
Фермер Марат Садыйков ведомство программасы буенча «Татарстанда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» конкурсында грантка ия булды.
1 июньдә районда Балаларны яклау көне уңаеннан " Талантлар бишеге” дип исемләнгән беренче район балалар иҗаты фестивале узды.
16 июньдә район үзәгендә милли бәйрәм - Сабан туе узды.
25 июньдә Яңа Чишмәдә район мәктәпләрен тәмамлаган 62 укучы өчен чыгарылыш кичәләре булып узды.
Яңа Чишмә гимназиясен тәмамлаган Миләүшә Рамазанова химия буенча БДИда 100 балл җыйды, БДИ кертелгәннән бирле ул районның 100 балл туплаган өченче укучысы.
Казан ипподромында Республика Сабан туена туры китереп үткәрелгән юртаклар узышында Яңа Чишмәдән ат үрчетүче  Николай Скоков һәм Александр Козлов юртаклары призлы 4 урынны яулады.
Июньдә «Алтын ачкыч» балалар бакчасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» Дипломы һәм 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Акбүре авылының лаеклы гаиләләре катнашында популяр «Пар канатлар» республика радиотапшыруы яздырылды.
10 июльдә Черемухово Бистәсендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды.
Августта «Нык гаилә» Хәйрия фондыннан Яңа Чишмәдән Алеша исемле малай (ул ДЦП белән авырый) “коляска-трость” алды. 
Августта Чернышевский урамында җәяүлеләргә уңайлы булсын өчен 200 метр яңа тротуар төзекләндерелде.
13 августка урып-җыю буенча комбайнчылар арасында беренчеләрдән булып " Кулон” а/ф-дан Владимир Гарев 1000 тонна ашлык суктырды.
Июль ахырында "Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы «Россия патриоты – 2018" Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе призеры булды.
14 августта район башлыгы Вячеслав Козлов тарафыннан гражданнарны яңа форматта кабул итүләр булып үтте: шәхси кабул итү белән беррәттән, ул телефон аша халыкның сорауларына җавап та бирде. 
15-17 августта район мәктәпләре һәм балалар бакчалары яңа уку елына әзерлеккә кабул ителде.
28 августта Яңа Чишмәдә чуаш халык иҗатының “Выля, хуткупас! " ("Уйнагыз, гармуннар!”) VIII   Республика фестиваль-конкурсы булып узды.
30 августта Яңа Чишмәдә Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
1 сентябрь алдыннан «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында канцтоварлар җыелмасы белән беренче сыйныфка укырга баручы 144 бала яңа портфельләр алды.
30 августта районда Рус Чабаксарында яңа күп функцияле үзәк һәм Красный Октябрьдә яңа спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды.
1 сентябрьдә район мәктәпләре 1420 укучы өчен үз ишекләрен ачты.
Районда 2018 елгы урып-җыюда 100 мең тонна ашлык суктырылды.
8 сентябрьдә Яңа Чишмәдә «Нечкәбил - 2018 " Республика конкурсының зона сайлап алу туры узды.
15 сентябрьдә Яңа Чишмә районында «Татарстан кроссы – 2018 " булып узды.
Сентябрьдә районның эш башлаучы дүрт фермерына гомуми күләме 10,5 млн. сумлык грант бирелде.
12 сентябрьдә Яңа Чишмәдә яңартылган суд бинасы ачылды.
Яңа Чишмә районы 5 нче Бөтенрәсәй муниципаль стратегияләр - 2018 конкурсында катнашты.
3 октябрьдә Әдәмсәдә Казан изге Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә чиркәү чаңын һәм гөмбәзен изгеләндерү чарасы булып үтте.
5 октябрьдә район Советының 41нче утырышында районның элеккеге җитәкчесе Виталий Макаров «Яңа Чишмә районының Мактаулы гражданины» таныклыгын алды.
4 октябрьдә РМЙ да Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.
13 октябрьдә Яңа Чишмәдә беренче көзге ярминкә булып узды.
19 октябрьдә Яңа Чишмәдә “Көзге чакырылыш-2018” нең призывниклар слеты узды.
Октябрь башында районның барлык торак пунктларына кадәр автобус маршрутлары ачылды: 4 автобус 7 юнәлеш буенча эшли.
23 октябрьдә РМЙ да Зирекле авылында онкология белән авыручы ике балага дәвалану өчен акча җыю буенча  хәйрия концерты булып узды.
29 октябрьдә районның барлык авыл клубларында һәм музейларында комсомолның 100 еллыгын билгеләп үттеләр.
2 ноябрьдә район халкы гимназиядә «Зур этнографик диктант» язды.
4 ноябрьдә РМЙ да Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан концерт һәм тынычлык Байрагын район музейларына тапшыру акциясе узды.
Район Советының 42нче утырышында районның иң яхшы комбайнчыларын акчалата премияләр белән бүләкләделәр, ә «Кулон» а/ф дан Исхак Нәҗипов төп приз – «Шевроле-Нива» автомобилен алды. 
Ноябрьдә район оешмалары һәм учреждениеләре Студенец ярларын чистарту буенча “Чиста яр " акциясендә катнаштылар.
Район башкарма комитетының архив бүлеге ноябрьдә муниципаль архивлар арасында үткән республика конкурсында 480 мең сумлык грант ярдәмен алды.
23 ноябрьдә ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда Әниләр көнен билгеләп үттеләр.
Район үзәгендәге әфганчылар паркында ноябрь аенда яңа хәрби экспонат – танк пәйда булды.
Салиховлар гаиләсе Казанда «Нечкәбил» республика конкурсының финалында өченче урынны алды.
2019 елның 1 ярты еллыгына “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасына ташламалы язылуга призлар уйнатуда Яңа Чишмәдән Николай Селиверстов төп приз иясе булды.
Декабрьдә берничә тапкыр Сабантуйлар батыры, якташыбыз Булат Мусин милли көрәш буенча Татарстан чемпионы булды.
4 декабрьдә авыл җирлекләре башлыклары һәм фермерлары составындагы делегация халыкның хезмәт активлыгын арттыру буенча Болгар шәһәрендә зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.
5 декабрьдә Яңа Чишмәдә шугалак ачылды.
7 декабрьдә Әдәмсә АМЙ да “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсының район этабы старт алды.
7 декабрьдә БСМ дә сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган балалар өчен Ачык ишекләр көне булып үтте.
9 декабрьдә Акбүредәге “Нургаяз” мәчетендә яшүсмерләр арасында коръәннән сүрәләр уку конкурсы булып үтте.
Якташыбыз, Сөлчәбаш авылыннан Габбас Әхмәдиев “Россия көрәшен үстерүдә өлеш кертүе өчен” ордены һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.
19 декабрьдә РМЙ да РИТЭК чыршысы үтте.
21 декабрьдә Яңа Чишмәдә район башлыгы чыршысы булды.
28 декабрьдә районда Төп чыршыны ачу тантанасы булып үтте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев