Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Вакыйгалар хроникасы

Үткән атнада полиция бүлекчәсенең кизү тору часте тарафынннан 15 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган. Наркотикларны законсыз төстә хәзерләү һәм саклау Петропавел Бистәсендә яшәүче гр. Г. 2014 елның җәй азагында болыннан кыргый киндер үләне җыеп киптереп, башка ингредиентлар өстәп, аның составын үзгәрткән, 0,21 грамм авырлыгындагы наркотик матдә хасил булган -...

Үткән атнада полиция бүлекчәсенең кизү тору часте тарафынннан 15 хәбәр теркәлгән, ике җинаять эше кузгатылган.
Наркотикларны законсыз төстә хәзерләү һәм саклау
Петропавел Бистәсендә яшәүче гр. Г. 2014 елның җәй азагында болыннан кыргый киндер үләне җыеп киптереп, башка ингредиентлар өстәп, аның составын үзгәрткән, 0,21 грамм авырлыгындагы наркотик матдә хасил булган - бу шактый күләмдә дигән сүз. Ул аны үз өендә (Петропавел Бистәсе, Ленин урамы) саклаган, әмма 20 гыйнварда бу наркотик матдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан алынган.
"Кайф" яратучыга 5 елдан 10 елга чаклы ирегеннән мәхрүм итү яный.
Урлашу
10 февральдә төнлә гр.М. "Яңа Чишмә" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсе автогаражы бинасыннан эретеп ябыштыру кабеле, кәтүк һәм газ редукторы урлаган (тулаем бәясе 15 мең сумнан артыклык).
Руль артында исерек
Атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре автотранспорт белән исерек хәлдә идарә итүнең ике очрагын ачыклаганнар. Болар: 34 яшьлек Петропавел Бистәсеннән гр.П. Һәм 50 яшьлек Түбән Кама кешесе гр.С. Аларның акча янчыклары 30 мең сумга җиңеләячәк һәм шәхси машиналарына ел ярым бензин да саласы булмый - янга калачак.
Шулай ук хулиганлык кылуның 3 очрагы, мошенниклык һәм гражданнарның тынычлыгын бозу - берәр очрак, механик зыян салу белән 4 ЮТҺ очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев