Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Йортка капиталь ремонт төгәлләнә

"Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт" дип аталган республика программасы буенча районда 2, 3 катлы йортларның барысы да диярлек ремонтланган инде. Бу көннәрдә "Төзүче" ҖЧҖ төзүчеләре (җитәкчесе Хәлим Билданов) Екатерина Бистәсендәге 16 фатирлы ике катлы йортка ремонт ясау эшләрен төгәлләячәкләр.

Йортны капиталь ремонтлауга 3,5 млн. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән һәм планлаштырылган эшләрнең күбесе эшләнгән инде.
-Канализацияне тулысынча алыштырдык, эчке һәм тышкы суүткәргечләрне ясадык, - дип сөйли җәмгыять прорабы Фәнис Әхмәтшин. - Ике подъездны да ремонтладык, буядык, кодлы номерлар белән тимер ишекләр куйдык (код эшли, үзем тикшердем - А.М.).
Фәнис Адиев җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы түбәне җылытып, профнастил белән япканнар, йорт периметры буенча отмостка ясаганнар һәм без килгән көнне бинаның алгы ягын сайдинг (тимер) белән тышлап бетергән иделәр.
Эш сыйфаты яхшы һәм монда яшәүчеләр үз йортларына капиталь ремонт ясалуга сөенәләр, бездәге шартлар нәкъ шәһәрдәгечә булды, йортыбыз матурайды, диләр алар.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев