Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Юллар куркынычсыз булырга тиеш

    Яз җитүгә юлларны тоту, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә мәшәкатьләр туа. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында шул хакта сөйләнде. Кыш җылы һәм дымлы булганга юл полотносы күп урыннарда ватылган, җәяүлеләр сукмакларын, юл тамгаларын һәм юл билгеләрен яңарту, урнаштыру буенча...

    Яз җитүгә юлларны тоту, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә мәшәкатьләр туа. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышында шул хакта сөйләнде.
    Кыш җылы һәм дымлы булганга юл полотносы күп урыннарда ватылган, җәяүлеләр сукмакларын, юл тамгаларын һәм юл билгеләрен яңарту, урнаштыру буенча эшлисе эшләр бар. -Март азагында, апрель башында бөтен эшләрне башларга кирәк, хәзер исә килешүләр төзергә, ягъни документларга бәйле барлык эшләрне үтәп куярга кирәк, - дип ассызыклады Ринат Фәсахов.
    Утырышта районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайловның мәгълүматы тыңланды. Ул агымдагы елда ЮХК-н бозуны ачыклау буенча эшнең яхшыруын билгеләп үтте (2 айда 653 очрак, бу 2015 елгы дәрәҗәдән 150 очракка күбрәк). Кызганычка каршы, шушы чорда бер һәлак булучы да бар.
    Әҗәтлеләрдән штрафлар түләттерү эше дә җайланып бара. Айга ике мәртәбә суд приставлары хезмәте белән берлектә рейдлар үткәрелә, штрафлары 10 мең сумнан арткан машина йөртүчеләр ачыклана. Районда андыйлар 66 кеше, шулардан 43 кешенең исерек килеш руль артына утырган өчен 30 ар мең сумлык штрафлары түләнмәгән. Шушы көннәрдә берсенең автомашинасына арест салынган. ЮХИДИ начальнигы булган проблемалар турында да сөйләде. Бу гомуми кулланыштагы юлларда картингистлар хәрәкәте, ягъни карталардагы балалар (бу карталарны занятие үткән урынга йөк транспортында гына алып килергә); үзәк юлларда чокырлы-чакырлы урыннарга кыска срокларда ямау салырга; юл билгеләрен яңартырга һәм районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары тирәсендәге җәяүлеләр йөри торган юлларны төзекләндерергә кирәк.
    Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев балаларны автобуслар белән йөртү куркынычсызлыгын тәэмин итү турында тәфсилле итеп сөйләде. Хәзер аларга Әлмәт автотранспорт предприятиесе хезмәт күрсәтә, аларның эшләренә карата дәгъва юк. Бары тик 1 августка чаклы алты автобусны тахометрлар белән җиһазландырырга кирәк (өч автобуста алар бар). Аларның бәясе - 300 мең сум тирәсе.
    Яңа Чишмә АҖ башкарма комитет җитәкчесе Алексей Иванов үзенең информациясендә агымдагы елга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча бурычлар билгеләде. Алар арасында район үзәгендәге урамнарга (АҖ буенча барлыгы 57 км юл, шуның 37 км-на асфальт түшәлгән) 4 км озынлыгында ямау салу эшләре үткәрү, "лежачий полицейский"лар һәм берничә урамга юл билгеләре урнаштыру, юлларга юл билгеләре ясау (разметка), 50 юл билгесе урнаштыру эшләре бар.
    Комиссия утырышында шулай ук район үзәгендә штрафстоянка төзү кирәклеге, шлагбаумнар урнаштырып язгы чорга зур йөк машиналары һәм тракторлар өчен юлларны ябу, шулай ук чокырларны ремонтлау эшләренең башлануы турында да сөйләнде. "Алексеевскдорстрой" ААҖ-нең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин 14 мартта асфальт заводы эшли башлавын һәм шул көннән юлларны ремонтлауга керешәчәкләре турында хәбәр итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: