Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Зарыгып көтелгән асфальт

-Авылыбызда быелгысы елның августында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориалга бер сөенсәк, күптән түгел тагын бер күңелле яңалык булды, - дип язылган редакция почтасына Зирекле авылы халкы исеменнән юлланган хатта. Төгәлрәге, мемориал төзелеше иганәчесе, "СМП Нефтегаз" ААҖ генераль директоры киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров авылда Ленин урамында...

-Авылыбызда быелгысы елның августында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориалга бер сөенсәк, күптән түгел тагын бер күңелле яңалык булды, - дип язылган редакция почтасына Зирекле авылы халкы исеменнән юлланган хатта.
Төгәлрәге, мемориал төзелеше иганәчесе, "СМП Нефтегаз" ААҖ генераль директоры киңәшчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров авылда Ленин урамында асфальт салу өчен (1,5 км озынлыкта) үз акчасын биргән. Юл агымдагы елның май-июнь айларында республика программасы буенча норматив хәлгә китерелгән - вак таш җәелгән булган.
Әлеге барлык эшләргә этәргеч бирүче кеше - авылдашыбыз Наил Лотфуллин, ул инде 15 елга якын, цех мастерыннан НГДУ начальнигына чаклы күтәрелеп, "СМП Нефтегаз" ААҖ дә намуслы хезмәт куя.
Әлеге асфальт түшәлгән юлдан узучы һәр кеше аларга рәхмәтле, ә роликларда һәм велосипедта йөрүче балалар сөенеп туя алмыйлар.
Без, зиреклеләр, икесенә дә ныклы исәнлек, гаилә бәхете һәм эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X