Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Акбүредә Мәүлет бәйрәме

    17 февральдә Акбүредә Мәхмүт Залаков исемен йөртүче мәчеттә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз авыл җирлекләре башлыклары, мәчет имамнары һәм райондагы татар авылларыннан җыелган вәкилләр белән очрашты. Азат МУСИН

    Соңгы елларда дин һәм җәмгыять якыная бара, мондый үзара сөйләшү-киңәшүләрнең уңай йогынтысын үзебез дә күреп торабыз, чөнки бер генә дин дә начарлыкка өйрәтми.

    Районда Корбан бәй-рәме уңаеннан мәҗлесләр үткәрү күркәм традициягә әверелде, Мәүлет бәйрәме дәөекле пәйгамбәребез Мөхәммәтнең туган һәм үлгән көне уңаеннан үткә-релә) күркәм бәйрәмнәр-дән санала. Мәчетнең имам-хатыйбы Харис хәзрәт Рамазанов Коръән сүрәләре укыганнан соң җыелган халык алдында Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясады. Ул Мәүлет бәй-рәменең асылы турында җиткерде (дин тотучылар аны авыр заманнарда да билгеләп үткәннәр), кайбер дин әһелләренең изге Коръәнгә ревизия ясарга маташулары хакында ачынып сөйләде, имам-нарны һәм авыл башлык-ларын уяу булырга чакырды.

    Пәйгамбәр вафат булгач, аның тарафдарлары һәм көрәштәшләре, берләшеп, хәлиф (җитәкче) сайлап куйганнар. "Сайлауларда катнашу - көрәштәшләрнең сөннәте", - диде мөфти һәм имамнарга бөтен эшчәнлегегез халыкны сайлауларда катнашуга ничек чакыруыгызда ачык чагылыш табачак, дип белдерде.

    2012 ел Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасыбызны саклап калу елы буларак игълан ителде. Ә ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте - агымдагы елда патшабикә Екатерина II тарафыннан Россия мөселманнары өчен беренче мәртәбә 1000 данә Коръән китабы бастырылуга 225 ел тула. Хәзергесе вакытта республикада 1600 дән артык мәчет эшләп килә, ТР МДН тарафыннан имам-мөхтәсибләргә хезмәт хакы түләнә, автомашиналар бүлеп бирелә, мәдрәсәләр финансланачак. Очрашуда ТР Президенты каршында дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү буенча Идарә начальнигы Марат Гатин катнашты һәм чыгыш ясады.

    Үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Наилә Закирова мәртәбәле кунакларга безнең районга килгән, сөйләгән мәгънәле вәгазьләре өчен рәхмәт белдерде, Мәүлет бәйрәмен үткәрү дә районда традициягә кереп китәчәк, дип искәрде, район башлыгы Вячеслав Козлов исеменнән (бу көнне ул республика семинарында иде) сәламнәр һәм изге теләкләр ирештерде, һәммәсен РФ Президентын сайлауларда актив катнашырга чакырды һәм ныклы сәламәтлек, иминлек теләде.

    Хәзер республикада мәхәлләләрнең Уставларына үзгәрешләр кертелә, алар кабат теркәү үткәннән соң имамнарга таныклыклар биреләчәк. Шуларның беренчесен мөфти Илдус хәзрәт районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрәповка әсемдә) тапшырды. Аннан бергәләп намаз укыдылар һәм бәйрәм ашы белән сыйландылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: