Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар мәйданчыклары булдырыла

    Без 2011 елда ук "Халык бюджеты" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында ТР муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсында безнең районның "Балачак утравы" проекты җиңү яулавы һәм 2,76 млн. сум күләмендә грант отуы хакында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде. Әлеге акчалар район торак пунктларында балалар һәм спорт мәйданчыклары кору...

    Без 2011 елда ук "Халык бюджеты" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында ТР муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсында безнең районның "Балачак утравы" проекты җиңү яулавы һәм 2,76 млн. сум күләмендә грант отуы хакында газета укучыларыбызга хәбәр иткән идек инде.
    Әлеге акчалар район торак пунктларында балалар һәм спорт мәйданчыклары кору һәм җиһазлауга тотылачак. Бу көннәрдә районга җиһазлар - 23 таган, карусель һәм таучыклар кайтарылды, спорт мәйданчыкларына җиһазлар кайту көтелә. Район үзәгенә кайткан җиһазлар хәзер торак пунктларга таратыла һәм яз җитү белән балалар мәйданчыкларына урнаштырылачак.
    Рәсемдә: балалар мәйданчыклары өчен җиһазларны беренчеләрдән булып Архангел Бистәсеннән килеп алдылар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: